ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге иминләштерүчеләргә 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча  иминиятләштерелгән затларның стажы турында еллык отчет формасын (СЗВ-СТАЖ)   Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәклеге турында хәбәр итә.

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарны  пенсияләрнең яңа төренә автомат рәвештә  күчерәчәк, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту буенча пенсия алучылар турында бара.

Дәүләт Думасы беренче укылышта "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында"гы закон проектын кабул итте, ул заказчыларның товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуда потенциаль катнашу максатларында кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларын үстерү программаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү хокукын билгели.


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

 Илнәт авыл китапханәсе  танылган Псков шагыйрьләренең берсе истәлегенә багышланган «Григорьевны бергә укыйбыз» исемле V Халыкара акциясенә кушылды.

18 гыйнвар көнне Үзәк китапханә "Саулык " сәламәтләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Романсның сихри авазлары»дип исемләнгән рус романсы кичәсе үткәрде.

18 гыйнварда Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен Ленинград камалышында яшәүчеләрнең батырлыгына багышланган  «Ленинград сөйли» исемле батырлык дәресе уздырды .

Монай балалар бакчасында китапханәче Надежда Әхмәдова балалар өчен инглиз язучысы Алан Милнның 140 еллык юбилеена багышланган «Винни-Пух безгә кунакка килде» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Танылган инглиз язучысы һәм шагыйрь Алан Милнның туган көне уңаеннан  Камай балалар бакчасында " Винни-Пух һәм барысы да,барысы да»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

18 гыйнвар көнне  Татар Чаллысы авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары өчен Алан Милнның «Винни Пух һәм барысы да - барысы да» әсәре буенча  «Бал белән чүлмәк эзләгәндә» дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде.

19 гыйнвар көнне Качману уңаеннан Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре Изге чишмәгә сәяхәт оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International