ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2023 ел
җомга

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм республиканың кайбер муниципалитетлары җитәкчелеге катнашында киңәшмә көн тәртибендәге төп мәсьәлә - социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру булды.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау иң мөһим проблемаларның берсе булып тора.

Социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өченче яшьтәге кешеләргә карата  алдау очраклары күзәтелүенә юнәлтә. Алдаркараклар пенсионерларга социаль фонд органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрен мәҗбүриләп, пенсияләрен дөрес исәпләүне тикшерергә тәкъдим итәләр.

2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләүнең гаризасыз тәртибе гамәлгә керде. Пенсия һәм аңа социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасы, гражданинны инвалид дип таныган көннән башлап, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә, социаль фондка раслаучы документлар тапшыру кирәкми.

Татарстанда яшәүче 1,3 мең гаилә, акча белән идарә итү мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр гамәлгә кергәч, ана капиталыннан ай саен түләү ала башлады. Шуларның 150дән артыгы 3 яшькә кадәрге һәр балага ике һәм аннан да күбрәк түләү рәсмиләштергән.

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ!  БӘХЕТСЕЗЛЕК ОЧРАКЛАРЫН БУЛДЫРМАС ӨЧЕН КИРӘКМӘГӘНДӘ СУЛЫКЛАРГА ЯКЫН КИЛЕРГӘ ЯРАМЫЙ!


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Менделеевсказот» ҖЧҖ предприятиесе Татарстан Республикасы төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән эшли башлагач, үз локомотив депосын төзү турында карар кабул итте.

31 март төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән  көньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 м га кадәр көчле җил   көтелә.

Татарстан Росреестры күчемсез милекне электрон теркәү мәсьәләләре буенча кредит берләшмәсе вәкилләре белән очрашу оештырды. Киңәшмәдә 14 банк вәкилләре катнашты. Ә Росреестр экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштерү процессын тулысынча цифрлаштыруга ярдәм итүче сервислар турында сөйләде.

Росреестрның ТР буенча идарәсе, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Раис ярдәмчесе Р.Р. Мерзакреев рәислегендә узган атналык киңәшмәдә теркәлмәгән хокуклары булган күчемсез милек объектларына һәм җир кишәрлекләренә хокук ияләрен ачыклау буенча районнар рейтингы тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International