ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Радмир Беляев #менделеевсккомандасы белән төзелә торган объектларда булды.

24 мартта 7 мәктәп базасында "Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарә гражданнары җыены узды.

Кичә өмә Ушков утрауларында узды.


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 5 апреленә кадәр 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан яшьләре өчен Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына ел саен үткәрелә торган республика конкурсының гариза кампаниясе ачылды.

Беренче тапкыр "Иркен сулыш" программасы кысаларында "Шифалы су - Ижминводы" шифаханәсендә генә яңа процедура  - ГЕЛИЙ КИСЛОРОДНАЯ ТЕРАПИЯ тормышка ашырыла.


28
март, 2023 ел
сишәмбе

29 мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез көнчыгыштан җил секундына 15 м га кадәр көчәя 

«ПромРейтинг» агентлыгы 2022 елның IV кварталында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең, шәһәр һәм район башлыкларының медиа-нәтиҗәлелеген тикшерү нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев рейтингта 8нче урынны алып, күрсәткечләрне берьюлы 17 позициягә яхшыртты. Тикшерүчеләр социаль челтәрләрдә эшнең сыйфатын һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавапны, шулай ук районның республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларында тәкъдим ителүен билгеләп үттеләр.

«Язгы каникуллар» һәм «Җәяүле " оператив-профилактик чаралар кысаларында «ЮХИ» ДБУ профилактика бүлеге  башлыгы Мәликә Халикулованың шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмәсе узды. Ул балаларга юлны бары тик җәяүлеләр юлы аша, светофорның яшел сигналына гына үтәргә, шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементларны мәҗбүри кулланырга кирәклеген искәртте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International