ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

1 апрель көнне Турай авыл китапханәсендә кошлар көненә багышланган «Канатлы яз җырлары» дигән экологик викторина үткәрелде.

Кошлар көне уңаеннан Сәйтәк авыл китапханәсендә «Шатлык хәбәрчеләре»дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.

Тойгуҗа авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көненә багышланган «Безнең канатлы дусларыбыз» исемле танып-белү сәгате узды.

1 апрель-Халыкара кошлар көнендә китапханәче Ахмедова Н.В. тәрбияче Красильникова С. М. белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яз көне кошларның чыр-чу килүләре нәрсә турында сөйли? исемле гаҗәпләнү сәгате  үткәрде

3 апрель көнне Актаҗик авыл клубында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәт тәндә-сәламәт рух"дип исемләнгән чара узды.

1 апрель көнне Яңа Кокшан авылында Халыкара кошлар көненә багышланган "яңа йорт" акциясе узды.

Россиядә көлке көне иң киң таралган бәйрәм түгел, шулай да шактый билгеле. 1 апрельне алдау гадәте барлыкка килгәч, аны кем башлап җибәрүен беркем дә әйтә алмый. Әмма Россиядә беренче апрель шаярулары Петр I заманында барлыкка килгәнлеге төгәл билгеле. Һәм хәзер дә бу бәйрәмне каршылап, күңелле итеп үткәрәләр, кем белән шаярталар. Бу көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсенә көн дәвамында килүчеләрне гадәти булмаган «Күңелсезлектән дару» күргәзмәсе каршы алды.

Канатлы дусларга яхшы шартлар тудыру өчен, Монай авыл мәдәният йортында Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар йорты» дигән экологик акция узды.

Әйдәгез, елмаеп алыйк! Нәкъ менә шундый исем астында Монай авылы мәдәният йортында балалар өчен юмор һәм көлке көненә багышланган акция узды.

3 апрель көнне Абалач мәдәният йортында үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International