15 март көнне район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Иске Гришкин авылында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева белән гражданнар җыены булып узды.
14 март көнне Монаш авыл җирлегендә гражданнар җыены узды
14 март көнне район җитәкчесе Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә эшлекле дүшәмбе узды.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар әлеге күләмдәге пенсияне ай саен алачак. Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен тиешле аерма кушылган өстәмә түләү (доиндексация) алган. Мартта пенсия инде гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге искәртеп узганча, РФ административ хокук бозулар турында Кодексы 32.2 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ штраф, административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, административ штраф салу турындагы карар кабул ителгән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.
11 март көнне Бәзәкә мәдәният йортында Менделеев районы ХХI-нче халык иҗаты фестивале узды. Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан әзерләнгән фестиваль концерты “ТНВ шоу” татар халык иҗатына багышланган иде һәм анда районның Бәзәкә, Турай, Псәй, Камай, Тойгуҗа, Татар Тәкәше, Ахтиал авыллары үзешчәннәре, Менделеев шәһәреннән “Талларым” ансамбле катнашты.
Ел саен 15 мартта кулланучылар хәрәкәте Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumers international, АКШ) ел саен, теге яки бу актуаль проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын билгели. Быел бу көнне «Fair Digital Finance - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында үткәрү турында карар кабул ителде.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе, кагыйдә буларак, тәүлекнең караңгы һәм начар һава торышы вакытында, яктыртылмаган юл участокларында күзәтелә. 9 нчы март көнне Турай мәктәбендә «Күренеп тор! " акциясе узды. Акцияне «Тынгысыз йөрәкләр» яшь хәрәкәт инспекторлары отряды балалары, Менделеевск районы ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә үткәрделәр.