ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

30 гыйнвар көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кышын кошларны ашат" акциясе кысаларында узып баручыларга буклетлар тараттылар, агачларга кош азыгы белән җимлекләр элделәр.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

2022 елның 27 гыйнварында Ижевка авыл мәдәният йортында «Креатив остаханә»дигән халык иҗаты күргәзмәсе ачылды.


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

26 гыйнвар көнне Ижевка авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Батырлыкның 900  көне"дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

25 гыйнвар көнне Ижёвка  авыл мәдәният йортында «Татьяналарның туган кәннәре» исемле фольклор күңел ачу программасы узды

23 гыйнвар көнне Тойгуҗа мәдәният йорты китапханә белән берлектә, рәссам И.И.Шишкинның тууына 190 ел тулу уңаеннан, кичә үткәрде.


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

23 гыйнвар көнне Тойма авылы мәдәният йортында студентлар көненә багышланган "Минем гүзәл Татьянам" дип исемләнгән ял кичәсе булып узды.


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Кышкы чор-чаңгы, чаналарда шуу өчен менә дигән вакыт. Әле генә яуган ак кар өстендә тәгәрәп, кар көртләрен казып, юллар салып балалар  ләззәт ала .Татар Тәкәше балалары ял көннәрендә өстәл теннисы уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, ә соңыннан авыл мичендә пешерелгән коймак белән тәмле чәй эчтеләр.

21 гыйнварда дөньяда халыкара кочаклашулар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне АКШта 1986 елда милли кочаклашулар көне буларак уйлап тапканнар. Бу  халәт җан җылысын алмашырга мөмкинлек бирә, шулай ук кеше саулыгына яхшы йогынты ясый: кочаклаулар иммунитетны яхшырта, окситоцин дәрәҗәсен арттыра.

Кыш - балаларга күңел ачу өчен иң яхшы вакыт. Кышкы уеннар елның салкын вакытын күңелле һәм онытылмаслык итә. 21 гыйнвар көнне Татар Чаллысы авылында күңелле чара узды. Аның максаты - кышкы спорт төрләре белән кызыксынуны үстерү, күнегүләр башкарганда физик сыйфатларны һәм хәрәкәтләнү күнекмәләрен камилләштерү, җитезлекне арттыру, хәрәкәтләрне координацияләү, ә иң мөһиме организмны сәламәтләндерү

23 гыйнвар көнне Енабердино мәдәният йортында Ленинград камалышын өзүгә багышланган әдәби кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International