"Чәй янында кунакта "танып-белү-күңел ачу программасы.Самавыр янында баранкалар һәм күмәчләр белән традицион чәй эчү-очрашу, аралашу өчен менә дигән форсат.
7 декабрь көнне Тат.Чаллысы мәдәният йортында «Алар белән горурланырга мөмкин» дигән исем астында «Россия Параолимпиячеләре»дигән презентация күрсәтелде.
5 декабрь көнне Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши торган Грибачевлар һәм Семеновлар гаиләсенең өйләренә бардылар.
3 декабрь көнне Турай мәдәният йорты хезмәткәрләре Ганиева Лариса, Бәйрәмгалиева Мөслимә, Мөхәммәтшина Әлфия, Гарифуллина Наиләгә бардылар, аларга сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге теләделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.
5 декабрь көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре саф һавада сәламәтләндерү эстафетасы оештырдылар.
3 декабрь көнне Турай авыл мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән "Әйләнә-тирәгә яхшылык тапшыр" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Ел саен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне төрле девизлар астында үткәрелә, ул хәзерге вакытта булган мөһим проблемаларны чагылдыра. 2 декабрь көнне Камай авыл мәдәният йортында бу көнгә багышланган чара узды.
Өченче декабрь-үзенчәлекле көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу датаны бәйрәм дип атавы кыен, чөнки инвалидлык шатлык өчен сәбәп түгел.Бу дата уңаеннан, 4 декабрь көнне Камай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре шундый кешеләрнең өйләренә бардылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында 3 декабрь көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре Федорова Тамара Алексеевнага бардылар.
4 декабрь көнне Тойма авыл мәдәният йортында "Кышкы әкият"дип исемләнгән фотокүргәзмә узды.