Тойма, Тойгуҗа, Татар Тәкәше авылы мәдәният йортларында ифтар мәҗлесләре узды. Җыелучыларны сәламләп хәзрәт ураза аеның рухи чистарыну ае булуы, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге тудыруын ассызыклады.
Песәй мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, "Җиңү кайтавазы" дигән китап күргәзмәсе эшләп килә.
1 май көнне Турай авылында шаулап- горлэп" Карга боткасы" бэйрэме узды.
26 нчы апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Песәй мәдәният йортында "Тукай - шигърияттә якты йолдыз" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә уздырылды.
26 нчы апрельдә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Иске Гришкин мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Тукай безнең куңелләрдә" дип исемләнгән чара уткәрелде.
25 нче апрель көнне Менделеевск шәһәрендә Габдулла Тукай тууына 136 ел тулуга багышланган "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре" дип исемләнгән шигырь конкурсының финалында Песәй авылы мәдәният йорты да катнашты.
23 нче апрельдә Рамазан аенда Тойма мәдәният йортында Аллаһының рәхмәте һәм авылыбыз имамы Айратның тырышлыгы белән ифтар мәҗлесе үткәрелде.
24 нче апрель - Олы көн. Бу көнне Иске Гришкин мәдәният йорты тирәсендә балалар белән хәзерге көнгә кадәр сакланып килгән төрле кызыклы уеннар уйналды.
21 апрельдә Турай авылы мәчетендә ифтар мәжлесе узды.
Мәдәни мирас елы кысаларында 19 апрель көнне Иске Гришкин мәдәният йортындагы керәшен музеенда "Керәшеннәрнең көнкуреше һәм мәдәнияте "дип исемләнгән чара үткәрелде.