ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ менә шул көнне 1941 елның җәендә илебез тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башлана. Бу көнне Камай авыл китапханәсе мәктәп яны лагере балалары өчен «Үлемсез китап полкы» акциясе үткәрде, ул балаларның игътибарын дәүләтебезнең батыр үткәненә җәлеп итәргә, балаларның һәм яшьләрнең Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләргә карата кызыксынуларын активлаштырырга тиеш.


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Яңа Кокшан авылында туңдырма бәйрәме узды. Аны китапханә һәм авыл клубы оештырды.


17
июнь, 2022 ел
җомга

“Күркә көне” - шундый исем астында 1 нче, 4 нче, 7 нче һәм Ильнәт белем бирү учреждениеләренең мәктәп яны лагерьлары балалары өчен балалар китапханәсендә уен программасы узды.

15 июнь көнне балалар китапханәсенә Илнәт урта гомуми белем бирү мәктәбе яны  укучылары килде. Алар китапханә белән таныштылар.

16 июнь көнне балалар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең мәктәп яны лагеры балалары булды.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең лагерьга йөрүче балалары белән “Табигать - тиңсез хәзинә” дигән экологик уен үткәрелде.

15 июнь көнне Песәй авыл китапханәсе укытучылар  Әхмәтгәрәева Г.Г. һәм Фаттахова А. А. белән берлектә мәктәп яны лагере балалары өчен "Балыкчы балыкчыны ерактан күрә"дип исемләнгән экологик-танып-белү уены үткәрделәр.

14 июнь көнне Монай авыл китапханәсендә укучылар өчен “Петр 1. Кем ул?» дигән тарих сәгате узды.

Бөрешле авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә Бөрешле мәктәп яны лагере балалары өчен  Петр I  тууның 350 еллыгына “Рус җирен данлаучы” дигән  тарихи дәрес уздырды.

14 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 20 нче гасырның күренекле шагыйре Роберт Рождественскийның тууына 90 ел тулу уңаеннан «сагышның секундлары турында уйлама...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International