2022 елның 9 июнендә Россия дәүләтенең беренче Императоры Петр I тууга 350 ел тулды. Бу дата кысаларында Турай авыл китапханәсендә "Бөек Россиянең беренче императоры" дигән тарихи сәгате узды.
2022 елда илебез күренекле дәүләт эшлеклесе, даими армия һәм флотка нигез салучы, бөек император һәм реформатор Петр I тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә. 9 июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә Песәй урта мәктәбе белән берлектә мәктәп яны лагере балалары өчен "Петр Беренче - бөек реформа ясаучы"дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде.
9 июнь, Бөек Петрның туган көнендә, Татар Чаллысы авыл китапханәсендә «Бөек дәүләтнең бөек солтаны " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
2022 елда безнең ил тарихка дәүләт реформаторы буларак кереп калган Петр I тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге дата кысаларында Камай авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Петр I кечкенә чагында ... " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Петр I юбилеена Ижевка авыл китапханәсе «Петр I үзе бер тарих " дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү үткәрде.
Тихоново авыл китапханәсендә Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан «Петр 1 турында» дип исемләнгән тарихи сәгать узды.
Балалар китапханәсе абонементында «Балачак "исемле ил" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә маҗараларга бай китаплар тәкъдим ителгән, алар балалар укуын төрлеләндерәчәк, шаккатырачак һәм бик күп якты тәэсирләр калдырачак.
7 июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә “Теремок” мәктәп яны лагере балалары өчен (педагоглары Әхмәтгәрәев Г.Г. һәм Фәттахова А.А.) А.С. Пушкин иҗатына багышланган “Аның каләме - мәхәббәт белән сулый” дигән әдәби-танып белү сәгате үткәрелде.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган "Пушкин турында мәхәббәт белән" дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
7 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә А.С. Пушкинның туган көненә багышланган "Россиянең Пушкин урыннары" дип исемләнгән әдәби сәяхәт уздырдылар.