ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

22 апрель көнне  Ижевкада, мәдәни мирас елы кысаларында, Ижевка авыл китапханәсе «һәр һөнәр мактаулы» дип исемләнгән фольклор бәйрәм оештырды.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Тихоново авыл китапханәсендә радиацияле аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган «Чернобыль кайтавазы " дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Камай авылы китапханәчесе Г. Галимуллина өлкән сыйныф укучылары өчен "Киләчәккә өмет белән" дигән  мәгълүмат сәгате үткәрде

Тихоново авыл китапханәсендә балалар өчен Пасха бәйрәменә багышланган “Пасха уеннары” дигән күңел ачу программасы үткәрелде.


22
апрель, 2022 ел
җомга

22 апрельдә Җир көне, куркыныч экологик катастрофалар турында искә алу көне. Бу көн һәр кешегә экологик проблемаларны хәл итүдә нәрсә эшли алуы турында уйланырга мөмкинлек бирә торган көн буларак билгеләп үтелә. Бу көнне китапханәче Г. Галимуллина Камай мәктәбе укучылары өчен «Чүп – чар-шулай ук ресурс " дигән уйлану сәгате үткәрде, планетада калдыклар проблемасы, кайбер төр чүп-чарның таралуы турында сөйләде.

Монаш авыл китапханәсендә 4,5 сыйныф укучылары өчен җир көненә багышланган «Безнең йорт – Җир планетасы» дип исемләнгән белем сәгате узды.

Балалар китапханәсе 4 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары өчен (Хафизова Г.Р.) һәм 3 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары өчен (Шәйморатова Г.Р.) Җир көненә багышланган “Кар эри, гөрләвекләр ага” дигән танып-белү сәяхәте үткәрде.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бөтендөнья Җир көнендә Монай балалар бакчасында китапханәче тәрбияче белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Төрле төстәге планета» исемле виртуаль сәяхәт үткәрде.

21 апрель көнне бөек бәйрәм алдыннан китапханәче Ахмедова Н.В. тәрбияче Красильникова С. М. белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Пасха йомыркасы» һәм «Пасха открыткасы» дигән мастер – класс үткәрде.

20 апрель көнне Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен концлагерь тоткыннарын азат итү көненә багышланган «Фашист тоткынлыгында " дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International