5 апрель көнне «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә үзәк китапханә Белла Әхәт кызы Әхмәдуллинаның 85 яшьлегенә багышланган «Күңелемә изгелек сала» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде.
Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Иске Гришкин авыл китапханәсе «Дания патшалыгының тылсымлы әкиятчесе»дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрде.
2 апрель көнне Турай авыл китапханәсе «Сезнең өчен, балалар яңа китаплар»дип исемләнгән әдәби яңалыклардан укулар үткәрде.
Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында Камай авылы китапханәчесе Г.Галимуллина балаларны кошлар дөньясы белән таныштырды, китапларга күзәтү үткәрде.
1 апрель көнне Турай авыл китапханәсендә кошлар көненә багышланган «Канатлы яз җырлары» дигән экологик викторина үткәрелде.
Кошлар көне уңаеннан Сәйтәк авыл китапханәсендә «Шатлык хәбәрчеләре»дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көненә багышланган «Безнең канатлы дусларыбыз» исемле танып-белү сәгате узды.
1 апрель-Халыкара кошлар көнендә китапханәче Ахмедова Н.В. тәрбияче Красильникова С. М. белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яз көне кошларның чыр-чу килүләре нәрсә турында сөйли? исемле гаҗәпләнү сәгате үткәрде
1 апрель көнне Яңа Кокшан авылында Халыкара кошлар көненә багышланган "яңа йорт" акциясе узды.
Россиядә көлке көне иң киң таралган бәйрәм түгел, шулай да шактый билгеле. 1 апрельне алдау гадәте барлыкка килгәч, аны кем башлап җибәрүен беркем дә әйтә алмый. Әмма Россиядә беренче апрель шаярулары Петр I заманында барлыкка килгәнлеге төгәл билгеле. Һәм хәзер дә бу бәйрәмне каршылап, күңелле итеп үткәрәләр, кем белән шаярталар. Бу көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсенә көн дәвамында килүчеләрне гадәти булмаган «Күңелсезлектән дару» күргәзмәсе каршы алды.