Балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр һәм шәһәр мәктәпләре балалары өчен "Бер көлке, ике көлке" бәйрәмен уздырды.
Быел балалар китабы атналыгы Корней Чуковскийның 140 еллыгына багышланды. Беренче апрель көнне Ижевка авыл китапханәсе "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Корней Чуковскийның әкиятләр могҗизасы" дип кычкырып укулар үткәрде.
Балалар китабы атналыгы кысаларында Енабердино авыл китапханәсендә балалар язучысының 140 еллыгына багышланган “Корнейның юбилее” исемле бәйрәм узды.
Халыкара балалар китабы көненә Камай балалар бакчасында "Кем кайсы әкияттә яши?" дип исемләнгән әдәби карусель үткәрелде.
Каникулның беренче көнендә балалар китапханәсе укучысы һәм активисты Петрова Настя "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында «Укучының мәдәни көндәлеге» сайтында узган «Бөек рәссамнар картиналарының күчермәләре» конкурсында җиңү яулаган өчен Казан шәһәренә экскурсиягә чакырылды.
Балалар китабы атналыгы кысаларында Абалач авыл китапханәсе балалар бакчасында «Салават күпере»балалар журналы битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт үткәрде.
31 март көнне Тихоново авыл китапханәсендә «Әкиятләр дөньясында»дип исемләнгән әдәби уен-викторина үткәрелде.
Без барыбыз да балачактан әкиятләр яратабыз. Әкиятләр безне тормышка өйрәтә, яхшылык һәм яманлык турында сөйли, дөньяны танып белергә булыша. Ә менә аларны яшь китап укучылар ни дәрәҗәдә яхшы белүен "Без китаплар укырга һәм геройларны белергә яратабыз" дигән әдәби калейдоскоп барышында белдек. Чара балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, Камай мәктәбендә кече сыйныф укучылары өчен узды.
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Песәй авыл китапханәсендә балалар язучысы К.И. Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Корней бабайда кунакта" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
К.И. Чуковский әсәрләрен бүген дә балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратабыз. "Муха-Цокотуха", "Федорино горе", "Тараканище " — Корней Ивановичның бу һәм башка әкиятләре балалар әдәбиятының алтын фондына нык итеп язылган.