ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

Сәйтәк авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы кысаларында “Лэйсан” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  өчен К.И.Чуковскийның тууына 140 ел тулуга багышланган “Күңелле әкиятче янында кунакта” дигән кычкырып укулар узды.

Тихоново авыл китапханәсендә язучының 140 еллыгына багышланган “Корней Чуковскийның гаҗәеп дөньясы” дигән әдәби сәгать үткәрелде.

Бәзәкә авыл китапханәсендә балалар язучысы К.И Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Корней бабай әкиятләре» дип исемләнгән әдәби уку үткәрелде.

Камай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Корней Иванович Чуковский әкиятләре яшәгән тылсымлы әкият иленә гаҗәеп сәяхәт ясадылар.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы һәм балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Җиһаншина З. Н. Һәм Шәйхетдинова З. Ф.) «Корней бабай әкиятләре» исемле әдәби дәрес үткәрелде.

Иске Гришкин авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, балалар язучысы Корней Чуковский тууына 140 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен «Муха-Цокотуха һәм башкалар»дип исемләнгән әдәби уен узды.

Балалар китабы атналыгы кысаларында «Кама таңнары» приютының мәктәпкәчә төркем балалары балалар китапханәсенә бардылар, анда алар өчен балалар язучысы юбилеена багышланган «Корней Чуковскийның могҗизалы әкиятләре» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

Тойгуҗа авыл китапханәсендә К.И. Чуковский иҗатына багышланган «Корней бабайда кунакта» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

"Шигъри шау-шу" - Абалач авыл китапханәсендә оештырылган күргәзмә-чакыру шулай дип атала иде.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Монай авыл китапханәсендә А.Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әсәре буенча "Буратинода кунакта» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International