ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

27 мартта бөтен дөнья буйлап театр фестивальләре, тематик күргәзмәләр  спектакльләр һәм экскурсияләр уза. Тойгуҗа авыл китапханәсендә Халыкара театр көненә багышланган “Театрның тылсымлы дөньясы” күргәзмәсе куелды, көн дәвамында укучылар өчен күзәтүләр һәм әңгәмәләр үткәрелде.

Балалар китапханәсендә танылган Россия язучысы Валентин Григорьевич Распутинның иҗатына багышланган «Ул тормыш хакыйкатенә тугры иде» дип исемләнгән очрашу узды.


25
март, 2022 ел
җомга

2022 елның 26 мартыннан 3 апреленә кадәр Бөтенроссия балалар китабы атнасы, балалар китабын һәм укуны үстерүгә багышланган зур чара узачак. Быел балалар китабы атнасы бөек балалар язучысы һәм тәрҗемәче Корней Иванович Чуковскийның тормыш юлына һәм иҗатына, аның тууына 140 ел тулуга багышланган. Шуңа күрә атнаның күпчелек чаралары аның иҗатына багышланачак.

25 март көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсенә  «Корней Чуковскийның әкият дөньясы» күргәзмә- викторинасы куелды, ул анда килүчеләрне көтә. Ә “Колосок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Сандыктан әкиятләр” дигән мавыктыргыч уен үткәрелде.

24 март көнне Песәй авыл китапханәсе балалар бакчасы тәрбиячеләре (Хасанянова Г.М., Минигареева З. Х.) белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  "Нәүрүз бәйрәме»дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр.

Тойгуҗа авыл китапханәсендә Халыкара урманны яклау көненә багышланган «Урман-яшел планета каркасы» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бәзәкә авыл китапханәсендә «Познавайка» түгәрәгенә йөрүче балалар өчен «Табигать, нинди серле син! " дип исемләнгән ачышлар һәм белем сәгате узды.

“Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” кысаларында, 7 нче мәктәпнең  4 сыйныф укучылары белән “Китап яратучылар утравына” сәяхәт оештырылды.

23 март көнне Үзәк китапханә «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә   театр кичәсе үткәрде.

22 март көнне Монай авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Сугышның чын йөзе " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

23 март көнне Үзәк китапханәдә 5 һәм 7 сыйныф укучылары өчен «Россиянең зәңгәр байлыгы»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International