2022 елның мартында күренекле балалар язучысы К.И. Чуковский тууына 140 ел тула. Аның әсәрләрендә бер генә буын балалар тәрбияләнмәгән. Чуковский китаплары–игелекле, танып-белүле, аларны нәниләр дә, өлкәнрәкләр дә ярата.Балалар китапханәсе бу вакыйгага багышланган «Театральләштерелгән уку» район конкурсы оештырды.
Балалар китапханәсендә укучылар өчен «Сигезле саны гади сан түгел» исемле күргәзмә-уены оештырылды.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне. Күпләр аның ни өчен нәкъ менә шул көнне билгеләп үтелүе турында уйламый да. Балалар китапханәсе китапханәчесе Казакова Л.М. 7 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучыларына (Муллахметова Л. Т.) бәйрәм тарихы турында сөйләде.
10 март көнне Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары катнашында «Гаҗәеп табигать дөньясы» дип исемләнгән танып – белү уены-викторина үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Самарина В.В.).
Песәй авыл китапханәсендә "Әнием, сөеклем минем" исемле гаилә ял кичәсе узды.
Тихоново авыл китапханәсендә кунаклар өчен "Син хатын-кыз һәм шуның белән син хаклы" дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләнгән иде.
Балалар китапханәсе 1 нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары өчен (Мухадеева Т.В.) Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көненә багышланган «Диңгез-океандагы кебек» дигән танып-белү сәгате үткәрде.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә Бөтендөнья уку көне уңаеннан «Мин укыйм, син укыйсың, барлык дусларым укыйлар» дигән кычкырып укулар үткәрелде.
8 март көнне Яңа Кокшан авыл китапханәсендә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Табигатьтә һәм күңелдә яз» дип исемләнгән бәйрәм акциясе үткәрелде.
Рус халкының җырлары, биюләре, бәйрәм өстәле арты уеннары белән күңелле бәйрәмнәре күп. Масленица бәйрәме иң истә калырлык бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Монаш авыл китапханәсендә «Масленица самавырда кунакта»дип исемләнгән бәйрәм утырмалары узды.