21 февраль-Туган тел көнендә Ижевка урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен туган тел, туган як тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрне тирәнәйтү, туган телне саклау һәм үстерү максатыннан «Туган телеңне бел һәм ярат " дип исемләнгән танып-белү викторинасы үткәрелде.
Туган тел көненә багышланган «Пужьятэм чушкон»("Юлга сөлге алырмын») кичәсендә балалар бик күп нәрсә белделәр
Балалар китапханәсе Халыкара туган тел көненә багышланган «Халык зирәклеге җәүһәрләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
21 февраль көнне Үзәк китапханәдә 5-6 сыйныф укучылары өчен Туган тел көненә багышланган "Чиста сүз. Дөрес сөйләм. Саф күңел " акциясе үткәрелде.
Санкт-Петербургта Эрмитаж музее ачылуга 170 ел тулуга багышланган «Cәнгать музее-искиткеч Эрмитаж» исемле дәрес узды.
Иске Гришкин авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен (укытучысы Иштанова А.М.) герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көненә багышланган «Бар җырымны Ватаныма багышладым» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.
2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Ижевка авыл китапханәсе каршындагы «Салават күпере» курчак театры түгәрәгенә йөрүче балалар (җитәкчесе Останина и.М.) «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Теремкәй" рус халык әкиятеннән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
17 февральдә, Агния Бартоның туган көнендә бөтен дөньяда Халыкара изгелек көне билгеләп үтелә. Ә бит, билгеле булганча, иң матур истәлекләр ул балачак истәлекләре. Енабердино авыл китапханәсендә берьюлы ике бәйрәмгә багышланган укулар узды
1989 елның 15 феврале безнең тарихка мәңгегә кереп калачак. Бу совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне. Соңгы совет солдатының Әфганстан территориясеннән китүенә 33 ел була. Әмма анда хәрби хезмәт үткән кешеләр Әфган көннәрен һәм төннәрен беркайчан да онытмаячак. 16 февраль көнне Песәй урта мәктәбе коллективы, Песәй авыл китапханәсе белән берлектә, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны хөрмәтләү көненә багышланган «Әфганстан - син минем күңел ярасы» дип исемләнгән хәтер һәм батырлык сәгате үткәрделәр.
Китап бүләк итү көне-китап яратучыларга тагын бер күркәм бәйрәм өчен сәбәп. Бу барлык китап укучылар көне һәм аларга якыннарын сөендерер өчен китап бүләк ,итү мөмкинлеге, ә китап-ул һәрвакыт искиткеч бүләк. Енабердино авыл китапханәсе «Китап безне берләштерсен " дип исемләнгән китап бүләк итү көне үткәрде.