ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

1 нче июнь – җәйнең беренче көне, Балаларны яклау көне. Аны үткәрү турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә махсус сессиядә Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе тарафыннан кабул ителә. Бөтен дөньяда Балаларны яклау көнен 1950 нче елдан бирле билгеләп үтәләр. Балалар һәр илдә халыкның якынча 20-25% ын тәшкил итә. Илнәт авыл китапханәсендә бу көнне балалар белән асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрелде.

Җәйнең беренче көнендә күп кенә илләрдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Абалач авыл китапханәсе 1 нче июнь көнне мәктәп һәм балалар бакчасы, шулай ук күп балалы гаилә балалары катнашында балалар өчен «Балачак яңгыравыклы көлсен» дип исемләнгән танып-белү-уен программасы үткәрде.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

31 май көнне Менделеев районы китапханәчеләрен ТР Милли китапханәсендә хезмәт куючы коллегалары җылы каршы алды. Милли китапханә тар тарихи урыннан «Казан» милли-мәдәни үзәгендә формалашкан иркен биналарга күчте.

Яңабирде авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, 28 май көнне "Минем гаиләм " дип исемләнгән иҗади дәрес үткәрде. Чара Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Балаларны кайбер гаилә традицияләре белән таныштырдылар.

Гассар исемендәге мәдәният сараенда Үзәк һәм Балалар китапханәсенең 85 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.


30
май, 2021 ел
якшәмбе

Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе  Шәйхетдинова З.Ф.) - “А.Невский - рус җире улы” дигән тарихи сәгать үтте. Ул урта гасыр полководецы, Киев Русе кенәзе Александр Невскийның 800 еллыгына багышланды. Сигез гасыр дәвамында рус кешеләре Александр Невский батырлыкларын хәтерли һәм искә ала. Аның исеме безнең көннәрдә дә онытылмады.

«Балачак планетасы» 11 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен балалар китапханәсе бер сәгатьлек кызыклы тарихлар «Ходит солнышко по кругу» үткәрде.


28
май, 2021 ел
җомга

Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова 7 нче “Алтын балык” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Вәсилә Нуриева белән берлектә, “Дуслык белән көчлебез” дигән фольклор сәгате үткәрделәр.

Үзәк китапханә «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә Бөтенроссия Китапханәләр көненә һәм Үзәк һәм балалар китапханәсенең 85 еллыгына багышланган «китапханәче һөнәре» дип исемләнгән мәгълүмати-танып – белү сәгате үткәрде.


25
май, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыру дәвам итә, аның төп максаты-балаларны укудан буш вакытларында танып-белү һәм мәдәни ял итүгә җәлеп итү. Әлеге проект ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International