18 нче май- Халыкара музейлар көне. Бу көнне Песәй мәдәният йортында урнашкан музей бүлмәсенә экскурсиягә мәктәп балалары килде.
16 нчы май көнне Песәй мәдәният йортында балалар журналы"Мурзилка" туган көненә багышлап, "Мурзилка "да кунакта" дигән темага мәгълүмати сәгать уздырылды.
15 нче май- гаилә көне. Песәй мәдәният йортында «Гаилә җылысы» дип исемләнгән бик матур кичә уздырылды.
Тойма, Тойгуҗа, Татар Тәкәше авылы мәдәният йортларында ифтар мәҗлесләре узды. Җыелучыларны сәламләп хәзрәт ураза аеның рухи чистарыну ае булуы, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге тудыруын ассызыклады.
26 нчы апрельдә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Иске Гришкин мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Тукай безнең куңелләрдә" дип исемләнгән чара уткәрелде.
24 нче апрель - Олы көн. Бу көнне Иске Гришкин мәдәният йорты тирәсендә балалар белән хәзерге көнгә кадәр сакланып килгән төрле кызыклы уеннар уйналды.
21 апрельдә Турай авылы мәчетендә ифтар мәжлесе узды.
1961нче елның 12 нче апрелендә дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарыла. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыга. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка аша. Ел саен Песәй мәдәният йортында Ю. Гагаринга багышлап мәгълүмати сәгать уздырыла. Быел да «Космонавтика турында нәрсә беләбез?» дигән видео каралды, балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Яшь буын бөек шәхесләрен белеп үсәргә тиеш.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дигән исем астында 9 апрель көнне Турай авылы мәдәният йортында чара оештырылды.
22 нче март көнне Песәй мәдәният хезмәткәрләре мәктәп, китапханә белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип исемләнгән бик матур бәйрәм чарасы оештырды.