ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

15 нче сентябрь көнне Сәйтәк авылының  иң күркәм, данга хөрмәткә лаеклы  кешесе Зоя Семеновна Тарасованың олуг бәйрәме 80 яшьлек юбилее  булды. 

14 сентябрь көнне Татар китапханәсе 7нче бакча белән берлектә “Абдулла Алиш – оста әкиятче” дигән әкиятләр кичәсе үткәрде. Чара әдипнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырылды.

15 сентябрьдә танылган татар язучысы А.Алишның тууына 110 ел тула. Бәзәкә авылы китапханәсендә шушы датага багышлап “Әкиятләрем сезгә булсын” дигән әдәби бәйрәм үткәрелде, һәм бу бәйрәмнең катнашучылары балалар бакчасына йөрүчеләр иде.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

13 нче сентябрь көнне Песәй авылы мәдәният йортында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. У

Татар Тәкәш авыл клубында балалар үз куллары белән көзге агачлар ясадылар.

Татар Тәкәше авыл клубы мөдире балалр белән Кокшан авылына экскурсиягә бардылар. 


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 ел - Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә Л.Толтойга багышланган “Зеркало русской души” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде һәм төрле чаралар уздырылды.

11 нче сентябрь көнне Песәй авылы китапханәсе белән берлектә мәдәният йорты хезмәткәрләре Лев Толстой елына йомгак ясап, " Лев Толстойның тормыш һәм иҗат урыннары буенча вертуаль экскурсия" дигән темага кичә уздырдылар.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

11 сентябрь көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче балаларны күренекле рус язучысы Лев Толстой иҗаты белән таныштыру өчен бакчага килде.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

10 сентябрь көнне Сәйтәк авылында тәзекләндерелгән “Изге чишмә” не ачу тантанасы булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International