Бәзәкә китапханәсе Россия халыклары мәдәни мирасы елы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Балачак – иң күңелле чак” дигән уен программасы үткәрде. Әлеге чара татар фольклорының иң гүзәл җәүһәрләрен туплап “Энҗе чәчтем- энҗе җыям” гомуми исеме белән бастырылган китапларга нигезләнеп үткәрелде.
19 май-пионерлар оешмасының туган көне. Пионериягә нигез салынуның 100 еллыгына балалар китапханәсендә «Пионер балачагы битләре буйлап» дигән китап – инсталляция оештырылды, ул балаларга гаҗәеп «Пионериягә» сәяхәт кылырга һәм пионерлар хәрәкәте тарихы белән танышырга, ә өлкән буын вәкилләренә мәктәп елларын искә төшерергә ярдәм итте.
Татар Чаллысы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йортында «Пионер маҗаралары яки тарих битләре буйлап күңелсез булмаган сәяхәт»дип исемләнгән пионерлар слеты үткәрде.
19 май көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Пионер учакларының ялкыны"дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.
19 майда Бөтенсоюз пионерлар оешмасына нигез салынуга 100 ел тулды. Дуслык һәм үзара ярдәмләшү, өлкәннәргә хөрмәт һәм бурычка тугрылык - моңа һәр совет укучысын өйрәттеләр. Пионериянең 100 еллыгы уңаеннан Песәй авыл китапханәсендә "Пионер-барлык балаларга үрнәк"дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү оештырылды.
"Бүген Менделеевск-ул, беренче чиратта, Химиклар шәһәре. Биредә республиканың иң борынгы заводы — Карпов исемендәге завод урнашкан, биредә яңа, заманча җитештерү — «Аммоний»урнашкан. Әмма бу бары тик химия тармагына гына инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, ә без күп юнәлешләрдә үсәбез, шуңа күрә производстволар урнаштырырлык махсус мәйданчыкка мохтаҗ булдык, Бүген бездә шундый мөмкинлек туды», — дип ассызыклады район җитәкчесе Радмир Беляев.
Соңгы вакытта идарәче компанияләрнең күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документына иминият компаниясе белән нинди дә булса шартнамәчел мөнәсәбәтләр булмаганда фатирны ирекле иминләштерү өчен түләү кертү буенча намуссыз тәҗрибәсе киң таралган.
Әзер бул- һәрвакыт әзер! Шул девиз астында Абалач мәдәният йортында китапханә белән берлектә СССРда Пионерлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган чара узды.
Енабердино авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә кызыклы бәйрәм- пионерлар буынының укучылар белән очрашуын үткәрделәр.
Пионериянең 100 еллыгына багышлап Кокшан авыл китапханәсендә «Пионер учакларының ялкыны»дип исемләнгән фотозона-күргәзмә оештырылды.