ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

30 апрель көнне, "Дөрешкәй" театр коллективы Яр Чаллы шәһәренә "Балакай" (Илгиз Зәйниев) спектакле белән барды.15 нче урта мәктәп укучылары һәм укытучылары артистларны бик яхшы каршы алдылар.

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Әһлиев Зәйнак Әһли улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

4 май көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең ял итүчеләре игътибарына яшь шагыйрә, композитор, үз җырларының авторы һәм башкаручысы Татьяна Снежинаның туган көненә багышланган «Иске муенса төймәләре кебек сүзләр чәчелде...» дип исемләнгән музыкаль - шигъри кичә тәкъдим иттеләр.

2022 елның 5 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Тихоново авыл китапханәсе каршында эшләп килүче «Завалинка» клубы әгъзалары «Китап хәтерендә – сугыш мизгелләре»дип исемләнгән чарада катнаштылар.

1 май көнне Яңа Кокшан авылында китапханә мөдире белән берлектә клубта «Язгы кәеф»дигән язгы концерт оештырдылар.

Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Иске, яхшы фильмнар»дип исемләнгән ял кичәсе узды. Кунаклар өчен «Малиновкада туй» фильмы күрсәтелде.

1 май көнне Тоймада Бөек Җиңүгә багышланган «Тынычлык күгәрчене» акциясе узды.

Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Күгәрчен - Җиңү хәбәрчесе»дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

Песәй мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, "Җиңү кайтавазы" дигән китап күргәзмәсе эшләп килә.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International