21 декабрьдә Бәзәкә авылы китапханәсендә хатын-кызларның бизәнү әйберләрен ясарга өйрәтү буенча Гөлназ Гильмутдинова мастер-класс үткәрде. Китапханәче Ф.Башарова иң элек ювелир сәнгать тарихы, йолдызнамә буенча кайсы ташның нинди билгегә туры килүе турында сөйләп үтте.
Бәзәкә авылы китапханәсендә башлангыч класс укытучысы Раушания Вахитова белән берлектә, Экология елы кысаларында, башлангыч класс укучылары өчен үткәрелгән “Открывай страницу-дверь, в книжке самый разный зверь” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды.
18 декабрь көнне, Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары өчен, “Татар Кыш бабае” дигән уен-сәяхәт уздырылды.
16 декабрьдә Тойма авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Тойгуҗа авылында концерт куйдылар. Чарада төрле милләт биюләре, моңлы җырлар һәм кызыклы шигырләр башкарылды.
15 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре халыкара чәй көненә багышланган "Чәй тәме" дип аталган чара үткәрделәр. Килгән кунаклар чәй күргәзмәсе һәм чәй янында кулланыла торган ризыклар пешерү рецептлары тупланган китаплар белән таныштылар.
Бәзәкә авылы китапханәсендә эшләп килүче “Хәят” түгәрәгенең чираттагы утырышы Чәй көненә багышланган иде.
Татар Тәкәше авылында татар халкының иң матур йолаларының берсе – каз өмәсен уздырдылар.
Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Татар Тәкәше авылы клубында “Конституция һәм без” дип аталган мәгълүмати сәгать үткәрелде.
12 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Россия конституциясе көне уңаеннан "Ә син төп законны беләсеңме ?" дигән танып-белү сәгате үткәрде.
12 декабрь көне Сәйтәк авыл клубында “Мин Рәсәйдә яшим” исемле тематик кичә булды.