24 нче ноябрь көнне Песәй авылы китапханәсендә китапханәчесе Яраханова Рузалия һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Дөнья матур әни белән” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
23 нче ноябрь көнне “Чулпан” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәре Кабиров Рафаэль белән берлектә әниләр көненә багышланган “Әни кирәк” исемле бәйрәм кичәсе уздырылды.
23 ноябрь көнне Сәйтәк авыл клубында, балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә, “Безнең тату гаилә” исемле кичә оештырылды. Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан балалар , әти-әниләре белән берлектә, үзләренең гаиләләре турында иҗади эшләр башкардылар.
21 ноябрь көнне Бәзәкә мәдәният йортында Ринас Әхмәтов үзенең иҗатташ дуслары белән чыгыш ясады. Ринасның моңлы тавышы бәзәкәлеләрне тиз арада әсир итте.
22 нче ноябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә туган якларда кышлаучы кошлар турында "Песнәк көне" дип аталган экологик сәгать үткәрелде.
“Укучының мәдәни көндәлеге” Республикакүләм мәдәни - белем алу проекты нигезендә, 20 ноябрь көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары белән “Туган ягымда – көз” дигән танып белү сәгате үткәрелде.
Бәзәкә мәдәният йортында яңа клуб сезоны ачылу унаеннан «Без кабызган утлар» исемле концерт булды.
11 ноябрьдә Тойма мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тыл ветераны Мәймүнә апа Сафиуллина белән очрашу уздырды.
Бәзәкә мәдәният йортында танылган галимә, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, “Бәзәкәм, туган бишегем” китабы авторы Альта Хаҗи кызы белән “Без килмәдек эзсез китәргә” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды.
6 ноябрь көнне Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан «Мин яратам Сине Татарстан» дип аталган чара уткәрелде.