Бүген Менделеев шәһәре администрациясенең кече залында район вәкилләре катнашында гражданнарны кабул итү чарасы уздырылды. Бу юлы менделеевлылар район җитәкчеләреннән түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүне сорадылар:
12нче декабрь көнне шәһәребезнең Менделеев мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре, КФХ җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан тоаврларның бай ассортименты тәкъдим ителгән иде: бал, 5 түшкә күләмендә мөгезле эре терлек ите, 1 түшкә дуңгыз ите,1 түшкә ат ите, 3 түшкә сарык ите, шулай ук күп төрле каз, үрдәк, индоутка итләре. КФХ башлыклары Харитонов Георгий Андреевич һәм Гасанов Мехти Әкбәр Оглы халыкка сөт һәм сөт ризыклары тәкъдим иттеләр.
14нче декабрь көнне Менделеев шәһәренең «Нефтехимия һәм нефть эшкәртү” техникумы филиалында “Рационализатор тәкъдимнәреннән уйлап табуга кадәр” дип исемләнгән бердәм дәресләр булып узды. Л.Я.Карпов исемендәге химия заводыннан кунаклар да чакырылган иде: 2014нче елда яшьләр арасында иң яхшы рационализатор дип табылган дип табылган Рөстәм Газинур улы Мәҗитов
“Без чәй янында күңелсезләнмибез.”
Халыкара чәй көне-15 декабрьдә узучы гадәти булмаган бәйрәм ул. Аны чәй устерүче илләр дә, гомумән,һәр чәй яратучы билгеләп үтә ала.
2015 нче елның 12нче декабрендә 22.00.сәгатьттә Балигь булмаганнар эше буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Л.К.Галиева, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча О.И.Якимов, җаваплы сәркәтибе Г.Т.Фазуллина, полициянең өлкән инспекторы С.В.Метальников тарафыннан профилактик чаралар үткәрелде. Бу чаралар ТРЗ 71нче номерлы 14.2010 нчы елда кабул ителгән “Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары” законын үтәүне тикшерүгә юнәлтелгән иде.
11 декабрьдә Пенсия фонды күчмә клиентлар хезмәте Менделеевск районының Камай,Актаҗик,Монаш авыл җирлекләрендә булып китте. Төп килүчеләр,булачак пенсионерларга пенсия билгеләү буенча кирәк документлар тапшыру кагыйдәләре турында аңлатылды. Пенсия фонды сайт һәм аның мөмкинлекләре турында,иминләштерелгән затның шәхси кабинетында теркәлү турында да әйтелде.Специалистлар мәгълүмати базаны файдаланып ,пенсионерларны кабул итте.Мондый эш практикасы үзенә халыкка киң консультация бирүдә отышлы.Менделеевск районының Пенсия фонды торак пунктлар администрациясе белән актив хезмәттәшлек итә,белгечләр белән берлектә графиклар төзелә.
2015нче елның 11 декабрендә Менделеев шәһәренең “Нефтехимия һәм нефтьэшкәртү техникумы” филиалында “Бердәм Россия “җирле бүлекчәсе планы нигезендә “РФ Конституциясенең формалашуы” дигән бердәм сыйныф сәгате узды.Җирле сәяси совет члены , тарих укытучысы М.А. Гыймазетдинов һәм чакырылган кунаклар илнең төп үсеш этаплары турында сөйләштеләр.
Чыгышларда , Россия Федерациясенең һәр гражданины өчен бу вакыйганың тарихи әһәмияте булуына басым ясалды
2015 нче елның 10-13 декабрендә Түбән Каманың “Шинник” спорт комплексында Бөтенроссия билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә турнир булды.
12 декабрь көнне “Кама таңнары” приютында 3 нче мәктәпнең 6 сыйныф укучылары безнең нәни тәрбияләнүчеләр өчен рус халык мотивлары буенча “Колобок”, “Теремкәй”,”Кызыл калфак” әкиятләреннән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
2015елның 11 декаберендәЯр чаллы шәһәренең “Социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында”, Мәгариф һәм Фән Министрылыгы тарафыннан оештырылган Республика семинары булып узды.Безнең районнан әлеге семинарда мәгариф бүлеге идарәсе методистлары Эльмира Гильфанова, ЭльвераМинигулова, 7нче номерлы мәктәп директоры Ильшат Кашипов һәм балалар иҗат үзәгенең директор урынбасары Назира Волкова катнашты.