ЮХИДИ бүлеге начальнигы И.Б.Бәшәров узган 2015 нче елда булган аварияләр турында мәгълумат белән таныштырды. Ут чагылдыручы элементларны кием-салымда кулланырга кирәклеген әйтеп китте. “ТР юл йөрү иминлегенең гыйльми һәм гомуми белем программасын финанслау дирекциясе” нең Менделлев филиалында алып барылган эш буенча директор Гимаева Ф.Г. хисап тотты.
Казан шәһәрендә ел саен республика күләмендә үткәрелә торган яшь һөнәрчеләр арасында осталык бәйгесе узды. Бу бәйгене Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм минисртлыгы белән берлектә “Предприятие һәм оешмаларның яшьләр берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрергә инициатива белдерде.
Менделеев шәһәренең Туган якны өйрәнү музее “Нигезләргә кайту” VI Республика конкурсы җиңүчесе булды.
Республиканың яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм министрлыгы шушы конкурс буенча йомгак ясады. Конкурста 34 районнан, алты номинациядә 211 эш тикшерелде.
Игелеклелек, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек көне.
Халыкара инвалидлар көнендә РДК «Юность» бинасында “Сезнен кулларыгызның җылысы” исемле чара узды.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әлфия Салаватуллина чараны ачып, барысын да бәйрәм белән котлады, бәхет-шатлык теләде.
Администрация актлар залында бүген Яңа елга әзерлек буенча җыелыш булды. Анда шәһәрнең якын арада бизәлергә тиешле урыннары турында сүз барды. Төп мәсьәләләр- шәһәрнең үзәгендә төп чыршыны кую, шәһәр объектларын бизәү, кар сыннары ясау. Шулай ук, якынча, Яңа ел салюты, 31 декабрь көнне 22.00 сәг. булачагы турында әйтелде. Әлеге утырышны испоком комитеты җитәкчесе Владимир Фролов үткәрде.
7 декабрь көнне Тат.Чаллы авыл китапханәсендә инвалидлар декадасына багышланган чара үткәрелде. Әлеге чара түгәрәк өстәл артында чәй эчүләр белән узды. Аларны борчыган сорауларга авыл башлыгы Кузнецова Т.П. җавап бирде.
Россиянең МЧС оешмасының 25 еллыгы һәм Татарстан МЧС ның 20 еллыгы уңаеннан алар янгын сүндергечләр өләшү буенча акция үткәрәләр. Районга ике янгын сүндергеч һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтүче җайланма бүлеп бирелде.
Билбау көрәше буенча Россия спорт мастеры исеменә Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчесе Ренас Калимуллин лаек булды.
Казанда булып узган билбау көрәше чемпионатында Ренас җиңү яулады һәм Дөнья чемпионы булды.
Район утырышлар залында район башлыгы Валерий Чершинцев спортсменны котлап, районда, Татарстанда һәм Россиядә аңа яңа җиңүләр теләп калды.
-Безнең авыл экологик чиста урында урнашкан, чишмә суыннан кайнаган чәй белән сыйлыйм үзегезне, - дип каршы алды Мөнәвәрә әби килгән кунакларны. Район башлыгы ярдәмчесе Ләйсән Галеева, Ветераннар советы председателе Любовь Сорокина, авыл җитәкчесе Әлфирә Рахимова юбилярны чын күңелдән тәбрикләделәр, Россия Презедентыннан открытка, Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцевтан бүләк тапшырдылар.
8 декабрь көнне администрациядә игелек фонды өчен Яңа ел сувенирлары сату буенча чара уздырылды.