С.Гассар исемендәге мәдәният йортында тәҗрибәле бизнес-тренерлар менделеевлылар өчен үз эшеңне ачу һәм алып бару турында консультация үткәрделәр.Татарстан Республикасының икътисад Министерлыгы вәкилләре шәһәрдәшләребезгә бизнесны ничек башларга,базар позициясен ныгытырга ,авырлыклар белән көрәшергә,эшмәкәрлек хезмәтенең уңай яклары турында сөйләде.Район территориясендә 801 кеше кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә,шуларның 539 шәхси эшмәкәр.Аларның күпчелеге сәүдә өлкәсендә,җәмәгать туклануында,авыл хуҗалыгында,эшкәртү производствосында,шулай ук элемтә,транспорт һәм төзелеш өлкәсендә эшли.
7нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында ” Гаилә белән яктыртыгыз !”дигән үгетләү акциясе уздырылды.Юл йөрү кагыйдәләрен җәяүлеләргә көннең караңгы вакытында,яки яктылык җитәрлек булмаган шартларда яктылык кайтаручы элементларны, үзеңнең шәхси куркынычсызлыгың өчен турыдан-туры кулланырга тәкъдим итәләр.
Баланы китап укырга ничек күндерергә? Үзлектән кирәкле мәгълүматны табарга ничек өйрәтергә? Күпләр компьютер, һ. б.чаралар заманында, китап уку актуаль түгел дип уйлыйлар.Китап баланың дөньясына кечкенәдән салынырга , аның гамәлен баетырга,гаҗәеп ачышлар ясарга тиеш.
Бала китапны яратырга, аңа тартылырга тиеш.Китап-гаҗәп әйберләр күренәчәк көзге, сердәш; ялгызлыкта иптәш,ярдәмче,үткән заман хәлләрен сөйләп торучы,акыллы кешеләрнең акылларын күрсәтүче ул.
Әңгәмә барышында кечкенә балалар китапларның яңа серияләре белән таныштылар.
Ел саен һәр ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Дөньякүләм сыйфат көне үткәрелә. 26 ноябрьдә Балалар китапханәсендә 1 нче гимназиянең 4 сыйныф укучылары өчен ТР Дәүләталкагольинспекциясе Досманова Э.Р. “Шоколад иле” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Сыйфат проблемасы – икътисадның иң җитди проблемаларының берсе.Алган товарның сыйфатын кечкенәдән ачыклый белү мөһим.Шуңа күрә балаларның татлы ашамлыгы шоколад - кичәнең темасы итеп алынган иде.
27 ноябрьдә Казан шәһәре Росреестр Идарәсе ИКМО җир һәм милек комитеты белгечләре “ Электрон теркәү мөмкинлнге “ дигән темага укыту оештырды. Мероприятия рамкаларында яңа электрон уңайлыклар тәкъдим ителде.КЗИО хезмәткәрләре беренче тапкыр электрон формада дәүләт регистрациясе үтте.
26 ноябрьдә Тат. Чаллы авыл советы китапханәсендә К.Симоновның тууына 100 еллыгы уңаеннан әдәби музыкаль кичә узды. Кунакларга юбилярның тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде.
27 ноябрьдә Менделеевск шәһәренең Туган төбәкне өйрәнү музее кунаклар кабул итте. Музейга химзавод сәнәгать вәкилләре килде.Экскурсантлар Бондюг химия заводының конторасы һәм сәүдәгәр Ушковлар нәсел тарихы белән таныштырды.Экскурсияне лектор- экскурсовод Тронина И. алып барды, революциядән соң чор белән фәнни белгеч Бондарь О таныштырды.
Менделеевск районында Пенсия Фонды хезмәткәрләре исеменнән өйдән – өйгә йөрү очраклары теркәлгән. Бу кешеләр төрле сәбәпләр белән пенсия тупланышын дәүләтнеке булмаган төрле пенсия фондына күчерүләрен сораганнар.
“Өченче буын университеты”нда пенсионарлар өчен укулар дәвам итә. “Рәсәйнең пенсионерлар союзы” рәисе Бикметова Р.Н. үзе дә шушы курсларның актив тыңлаучысы
Сәнгать мәктәбе укытучысы Белоусова Алёнаның укучысы Анастасия Мессеева Мәскәүдә узган “Поколение NEXT” Халыкара конкурсында дипломант булды.
Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән меңләгән укучы, “Голос” проектында катнашучылар катнашты.