ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

4 нче мәктәп бинасында ТОС "Химик" һәм ТОС "Карповец" чикләрен үзгәртү буенча конференция узды. 51 кешедән торган конференция делегатлары "Бондюжский" һәм "Альфа", "Карповец" һәм "Химик" узидарә территориаль җәмгыяте организацияләренең чикләрен билгеләү турында карар кабул иттеләр. Сайлау нәтиҗәләре буенча ТОС "Химик" председателе итеп Талыпова Альфия Алмазовна


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

18 ноябрь көнне Бөрешле мәктәбенең “Чишмәкәйләр” керәшен балалар фольклор ансамбле Татарстан халыклар дуслыгы йорты тарафыннан уздырылган күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә  катнаштылар


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

4 нче ноябрьдә Ижау шәһәрендә Удмуртия Республикасының  көнчыгыш көрәш төре  чемпионаты узды.Бу ярышта ел саен “Сатори” спорт клубы спортсменнары  катнаша. Бу  көрәштә  Ижау, Әгерҗе, Можга, Яр-Чаллы, Менделеев шәһәр спортсменнары катнашты.

7 нче ноябрьдә, Менделеев Муниципаль районының ЗАГС  тантана залында бәйрәм чарасы узды. Бу  бәйрәм Ризван улы Рифкат һәм Хәбиб кызы Минсура Минихановларның  50 еллык тормыш юбилейлары  уңаеннан булды.


7
ноябрь, 2015 ел
шимбә

3-4 нче ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера  һәм балет академия театрында  Бердәмлек көненә багышланган, Республиканың этнокультура фестивале кысаларында  “Безнең йортыбыз – Татарстан” гала - концерты узды. Концертта Татарстан Республикасының президенты Р.Н. Минниханов катнашты. Безнең районнан бу кичәдә халык бию түгәрәге ансамбле “Шаян”, фольклор халык ансамбле “Кристалл”,Иске - Гришкин  фольклор ансамбле “Бигэш” катнашты.


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
1 нче октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан Сәйтәк авыл клубында “Яшьлегемә кире  кайтыр идем” исемле ял кичәсе булды.

1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Быел өлкәннәр айлыгы көзнең иң матур көннәренә-әбиләр чуагына туры килде. Шул уңайдан Иске Гришкин авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханэче 58 ел бергә тату гомер итүче Мария Павловна һәм Степан Михайлович Булановлар гаиләсен котларга килделәр. 

11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Кичәгә авылның әби- бабайлары чакырылды. Балалар әбиләргә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Әбиләре яшь чагында уйнаган уеннарны уйнап күрсәттеләр. Әбиләр һәм оныклар арасында ярышлар оештырылды. Килгән кунаклар белән берлектә түгәрәк уеннары, җыр ярышлары оештырылды.

5
сентябрь, 2015 ел
шимбә

2015 елның 4 нче сентябрендә Валерий Сергеевич Чершинцев Алабуга муниципаль районы Советлар бинасында уздырылган чүп эшкәртү һәм полигон төзү инвестицион проектын тикшерү буенча киңәшмәдә катнашты. 


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Менделеевск шәһәр башкарма комитетыннан Сабитов Р. Х, Ахметов Н.Н. - «Менделеевскагрохимсервис» директоры  Ахметов Н. Н., мәгариф идарәсе методисты Кочергин А. А.,  Камай авыл җирлеге башлыгы  Ахунзянов И. М. укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны бәйрәм белән котладылар, 1 нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International