Ярышларда Менделеев һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән 32 спортчы катнашты. Судьялар коллегиясе башында бөтөнроссия категориясендәге судья А.Комаров торды. Җиңүчеләр арасында тренерлар Олег Немтырев, Владимир Гудовских һәм Артем Никитин кулы астында тәрбияләнүчеләр бар иде. Беренче урыннарны Дима Шевченко, Реналь Сайранов, Саша Иванов, Ислам Валиевләр яуладылар. Икенче урынга Кирилл Евдокимов, Влад Недорезов, Денис Шагабутдинов, Дима Зеленин, Ринат Сунгатов, Кирилл Чернов, Илья Бакаев, Саша Латфуллиннар лаек булдылар.
2015 елның 30 ноябрендә 11 сәгатьтә С.Гассар исемендәге мәдәният йортында Татарстан Республикасының экономика Министерствосы "Бизнес десант" дигән бушлай белем бирү семинары уздырачак. Семинарда катнашучыларга бушлай әзер бизнес-идеяләр, әзер документ комплектлары тәкъдим ителә. Бу идеяләрне кулланып тиз арада үзеңнең шәхси бизнес юнәлешеңне башлап җибәрергә мөмкин.
Шушы исем астында 23 ноябрьдә "Менделеев шәһәренең Туган якны өйрәнү музеенда" аналар көненә багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә пенсия фонды һәм "Талантлы әбиләр" клубы хезмәткәрләренең эшләре тәкъдим ителде.
Бүген актлар залында Татарстан Республикасының Менделеев муниципаль районының учреждение һәм предприятие җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсе узды. Бишенче дәрәҗәле Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф Министры дипломы белән һәм 200 мең сумга сертификат белән "Менделеев шәһәренең 8 төр коррекция" мәктәбе бүләкләнде. Мәктәп "2015 елда иң яхшы капиталь ремонт ясау" исемлегендә.(Директор: Салимханова Дамира Ахмадулловна)
20 ноябрьдә КФУ Алабуга институтында " Халыкара Стахеев укулары" конференциясе эше дәвам итте.
"Менделеев шәһәренең Туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләре үзләренең докладларын тәкъдим иттеләр. Төрле секцияләрдә кызыклы темалар буенча эшләр алып барылды.
21-нче ноябрьдә Менделеев шәһәрендә "Волонтерлар" үзәге, "Мөстәкыйль балалар" проекты белән берлектә Даминдар Махмудовка акча җыюның 2 этабын оештырды. Волонтерлар "Теләк агачы" акциясе оештырдылар. Тәрбия үзәгенә йөрүче балаларның ата-аналар битараф кала алмадылар.
22 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең, Сарман трактында атна саен үтә торган Минсельхозпродом ярминкәсе уздырылды. Бу ярминкәдә Менделеев муниципаль районы да катнашты. Актив катнашучылар исемлеге: КФХ Аглиев Динар Раисович, Махмудов Эльдар Абтолыб Оглы, Гасанов Мехти Акбер Оглы һәм Иске Гришкин шәхси куллану хуҗалыгы.
22 ноябрьдә Ижевка мәдәният йөртында "Көз гүзәле-2015 күңел ачу программасы уздырылда. Кичәне мәдәният директоры А.М. Затирко ачып җибәрде. Алып баручы Фәнисә Нургалиева жюри белән таныштырды. Аның составында председатель Елена Пономарева, мәктәп директоры Димухаметов Р.Ф һәм башкалар.
Шушы көннәрдә Лира Улько җитәкчелегендә "Ля-ля-фа" балалар вокаль-эстрада студиясе Яр Чаллы шәһәрендә "Без бергә чакларда" халыкара проектында катнаштылар. Бу конкурс Түбән Кама, Зәй, Минзәлә, Яр Чаллы, Лениногорск шәһәрләреннән талантлы балаларны җыйды.
Һәр көнне яңа террор акты, экстремистик хәлләр турында ишетеп торабыз, шул сәбәпле идеологик юнәлештә эшләр алып барыла. Бу максаттан чыгып 22 ноябрьдә "Камские зори" приюты укытучылары Людмилла Елисеева һәм Рәфинә Фирстова җитәкчелегендә "Терроризм һәм экстремизм-дөньяга куркыныч дигән темага әңгәмә-күзәтү уздырылды.