Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге ана капиталы акчаларыннан ай саен акчалата түләү алу хокукына Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия булуын искә төшерә. Шул ук вакытта икенче бала һәм әни Россия гражданнары булырга, гаиләдә икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булырга тиеш. Гаиләнең бер әгъзасына керем күләме төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның узган елның II кварталына билгеләнгән яшәү минимумының 2 тапкырдан артмавы да мөһим.
24 августта Ижевка авыл мәдәният йортында спорт-уен программасы үткәрелде.
24 август көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә келәм ясау буенча "Үләннәрдән туку" дигән чара узды.
24 август көнне Монай авыл мәдәният йортында киселгән агач кисентеләрендә рәсем ясау буенча гадәти булмаган һәм иҗади мастер-класс үткәрелде.
«Кукляндия» иҗади остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Песәй авыл китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен (тәрбияче Хәсәнянова Г.М.) «Без театрга барабыз» дигән танышу дәресе үткәрде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә киңәшмә узды, аны үткәрү вакытында капиталь төзелеш объектларын кадастр исәбенә алу өлкәсендә актуаль мәсьәләләр һәм четерекле моментлар каралды.
Сәламәтлеге торышы буенча эшли алмаган 1 төркем инвалид булган гражданнар, , мөстәкыйль рәвештә үз-үзләрен карый һәм көнкүреш алып бара алмыйлар, башкалар ярдәменә мохтаҗ. Мондый ярдәмне гамәлгә ашырган өчен Россия Пенсия фонды тәрбияләүне гамәлгә ашыручы затка компенсация (айлык) түләвен билгели.
Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:
РПФның 50дән артык хезмәтен дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы һәм РПФ сайты аша алырга мөмкин. Менделеевск районында яшәүчеләр РПФ хезмәтләрен электрон рәвештә алуны өстен күрә: 90% тирәсе гариза дистанцион рәвештә керә.
24 август көнне Турай авыл мәдәният йортында " Мин җәй рәсемен ясыйм!» дигән рәсем бәйгесе узды.