Абалач мәдәният йортында китапханә белән берлектә интеллектуаль футбол турниры булып узды.
Район җитәкчесе Радмир Беляев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин һәм авылда эшлекле активлык буенча киңәшче Ришат Нәфыйков белән Абалач һәм Бөрешле авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыктылар.
Азык-төлек блокларын ремонтлау "Белем бирү оешмаларының азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау" республика программасы кысаларында башкарылачак.
Салым түләүчеләр электрон почта яки смс-хәбәрдә салым түләү турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкиннәр.
Ижевка авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен “Кызыксыну хисе белән коткыга бирелү” дигән мәгълүмат сәгате узды. Наркотиклар тәмүг".
Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә «Җәйге төсләр» дип исемләнгән балалар концерты оештырды.
Бүген, 2022 елның 27 июнендә, 14 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 25-27 м/с га кадәр көчле җил, яшен, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.
Хушлашуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында үткәрделәр.
Радмир Беляев Яшьләр көне белән котлады һәм Менделеевскида 1 июльдә узачак Яшьләр көнен бәйрәм итүгә чакырды.
26 июнь - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру уңаеннан, 25 июнь көнне Песәй авыл китапханәсе укучылар өчен "Тормышка - әйе, наркотикларга - юк" дигән китап күргәзмәсе эшләде, анда яшь организмга наркотик чараларның һәлакәтле йогынтысын аңлатучы китаплар һәм буклетлар тәкъдим ителде.