ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

12 апрель - Космонавтика көне. Бәзәкә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Күңелле космодромга космик сәяхәт"исемле танып-белү-уен программасы үткәрделәр.

12 апрель көнне Сәйтәк авыл клубында «Гади космос»дип исемләнгән мәгълүмати стендка күзәтү үткәрелде.

1961нче елның 12 нче апрелендә дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарыла. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыга. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка аша. Ел саен Песәй мәдәният йортында Ю. Гагаринга багышлап мәгълүмати сәгать уздырыла. Быел да «Космонавтика турында нәрсә беләбез?» дигән видео каралды, балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Яшь буын бөек шәхесләрен белеп үсәргә тиеш.
 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

12 апрель көнне Турай авыл мәдәният йортында беренче космонавт тормышы турында "Беренче космонавт" дигән видеоролик күрсәтелде.

12 апрель көнне, космонавтика көне кысаларында,  Ижевка авыл мәдәният йортында «Йолдызларга таба " дип исемләнгән танып – белү-уен программасы үткәрелде.

12 апрель-Татар Чаллысы мәдәният йортында «Космоска сәяхәт»исемле виртуаль экскурсия узды.

Космонавтика көне алдыннан Монай авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Космос киңлеге» дип исемләнгән мастер – класс үткәрде.

Үзәк китапханәдә 9-10 сыйныф укучылары өчен Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган «Фашист тоткынлыгында " дип исемләнгән хәтер дәресе узды.

11 апрель көнне «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә Үзәк китапханә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлекне яшьтән сакла» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде.

Кичә хакимияттә район җитәкчесе мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары белән максатчан укыту мәсьәләләре буенча очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International