Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге линиясе буенча булачак әниләргә кайбер түләүләр һәм пособиеләр бирелә.Шуларның берсе - 2023 елның гыйнварыннан гамәлгә кертелгән бердәм пособие. Ул 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә генә түгел, ә йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга да билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 3мең йөкле хатын-кыз ала.
Ел башыннан Татарстанның 32 мең медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге медицина хезмәткәрләренә 1,7 млрд.сумнан артык 138,5 мең түләү билгеләде һәм күчерде.
Дәүләт Думасы участок хастаханәләренә стационар даруханәләре булмаган зур булмаган торак пунктларда дарулар сату хокукы бирә торган закон кабул итте. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр 20 меңгә кадәр халкы булган ерак бистәләрдә яшәүчеләрне медикаментлар белән тәэмин итү проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән.
Дәүләт Думасы Россиядә законлы булу хокукы булмаган мигрантларга карата депортация һәм административ куып чыгару режимнары белән беррәттән яңа махсус режим — сөрү гамәлдә булачак өч федераль закон кабул итте.
Дәүләт Думасы икенче укылышта балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм аерым категория гражданнарны пенсия белән тәэмин итү чараларын камилләштерүче закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең чираттагы утырышы булды.
Дәүләт Думасы беренче укылышта яраклылык срогы чыккан дарулар сатуны автомат рәвештә чикләү механизмын билгели торган закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы РФ Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына салым системасын камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турындагы хөкүмәт закон проектын бертавыштан хуплады.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә
2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелде. Алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.