ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Енабердино авыл  мәдәният йортында террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган куркынычсызлык һәм хәтер сәгате үткәрелде.

1 нче сентябрь - Белем көне. Мәктәп балаларның шат авазына күмелде. Матур чәчәк бәйләмнәрен кулларына тотып, пөхтә итеп киенеп, алар белем йортларының бусагасын атлап керде. Әлеге бәйрәмдә Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Балалар тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль чыгыш килгән кунакларның күңеленә хуш килде. Мәдәният йорты тормышында актив катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

Бүген администрациядә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә атналык эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды.

3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Ул Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле, ул вакытта сугышчылар шәһәр мәктәпләренең берсен басып алалар һәм бернинди гаепсез кешеләр һәлак булды. Песәй авыл китапханәсе балалар өчен "Бесланны хәтерлибез" дигән хәтер сәгате үткәрде.

Тойгуҗа авыл китапханәсендә, террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан, "Террорчылыктан башка киләчәк" дигән мәгълүмати әңгәмә узды.

Тихоново авыл китапханәсендә “Кешелек дөньясы өчен террорчылык куркыныч” дигән мәгълүмат сәгате узды.

2022 елның 5 сентябре 8.00 сәгатьтән 2022 елның 12 сентябре 10.00 сәгатькә кадәр Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан (алга таба – шәхси ярдәмче хуҗалыклар) ике һәм аннан да күбрәк сыерлары булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга таналар һәм азык алуга киткән чыгымнарны каплауга гаризалар кабул итүне игълан итә.


3
сентябрь, 2022 ел
шимбә

4 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән 1 градуска кадәр салкынайту көтелә.


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

2 сентябрьдә балалар китапханәсендә 1нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары (укытучы Мөхәммәдиева Т.В.) булдылар. Китапханәче Галиуллина Л. Г. балаларны яңа уку елы белән котлады һәм алар өчен «Сәламәт булырга теләсәң» дигән танып – белү сәгате үткәрде.

Иске Гришкин авыл китапханәсе Иске Гришкин  төп гомуми белем бирү мәктәбенең  мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән берлектә (тәрбияче Молчанова А.Р.) «Книжка на ладошке» акциясенә кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International