Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова Россия Федерациясе субъектлары буенча Роспотребнадзор идарәләре һәм учреждениеләре белән селектор киңәшмәсе үткәрде.
Бүген Абалач мәдәният йортында балалар кәгазьдән ракеталар ясадылар, аларны буядылар, аннары кулдан ясалган пневматик җайланма ярдәмендә күккә очырдылар.
Космонавтика көнендә Ижевка авыл китапханәсе 5 сыйныф укучылары өчен «Йолдызларга таба» дип исемләнгән космик сәяхәт үткәрде.
Космонавтика көне-кешенең космоска беренче очышына багышланган бәйрәм, аны бөтен дөньяда 12 апрельдә билгеләп үтәләр. Камай мәктәбендә бу бәйрәмне конкурс - уен программасы формасында үткәрделәр.
Бүген, 12 апрель көнне, Песәй балалар бакчасында балалар өчен "Серле галәм"дип исемләнгән танып-белү-космик иртәсе үткәрелде. Балалар китапханәче Яраханова Р.һәм тәрбияче Хәсәнянова Г. М. белән космосның мавыктыргыч дөньясына сәяхәт ясадылар.
12 апрель - Космонавтика көне. Бәзәкә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Күңелле космодромга космик сәяхәт"исемле танып-белү-уен программасы үткәрделәр.
12 апрель көнне Сәйтәк авыл клубында «Гади космос»дип исемләнгән мәгълүмати стендка күзәтү үткәрелде.
1961нче елның 12 нче апрелендә дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарыла. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыга. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка аша. Ел саен Песәй мәдәният йортында Ю. Гагаринга багышлап мәгълүмати сәгать уздырыла. Быел да «Космонавтика турында нәрсә беләбез?» дигән видео каралды, балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Яшь буын бөек шәхесләрен белеп үсәргә тиеш.
12 апрель көнне Турай авыл мәдәният йортында беренче космонавт тормышы турында "Беренче космонавт" дигән видеоролик күрсәтелде.
12 апрель көнне, космонавтика көне кысаларында, Ижевка авыл мәдәният йортында «Йолдызларга таба " дип исемләнгән танып – белү-уен программасы үткәрелде.