30 гыйнвар көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кышын кошларны ашат" акциясе кысаларында узып баручыларга буклетлар тараттылар, агачларга кош азыгы белән җимлекләр элделәр.
28 гыйнварда Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында Ленинград блокадасы истәлегенә "Хәтер шәмен" кабыздылар, бу блокада вакытында шәһәрдә яшәүчеләрнең батырлыгы һәм какшамас ныклыгы символы иде.
Монаш авыл китапханәсе «Блокада икмәге» дип аталган хәтер акциясендә катнашты. Аның максаты – Ленинградның дошман камалышында калып 2 елдан артык үз тормышлары һәм якыннары өчен көрәшкән кешеләрен искә алу
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм “Кама таңнары” приюты педагоглары белән бергә “Рус теле һәм әдәбияты” исемле әдәби-экология кичә үткәрелде. Президентның мәдәни инициативалар фонды кысаларында эшли торган "Кызыл китап" битләре буенча интерактив уен оештырылды
27 гыйнвар көнне Иске Гришкин авыл китапханәсе, Иске Гришкин мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә, "Блокада турында укыйбыз"исемле Бөтенроссия хәтер акциясенә кушылдылар. Акциянең оештыручысы - Т.А. Маврина исемендәге "Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе». Акция кысаларында "Батырлыкның 900 көне" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.
Карлы, салкын кыш - кошлар өчен бик авыр вакыт. Әйләнә-тирәдә азык күп булса гына кошлар салкыннарга чыдый ала. Кышкы айларда күпләгән кош-корт ачлыктан үлә, шуңа да без канатлы дуслары турында кайгыртырга тиешбез. Алар кыш буе безнең тирәбездә үткәрәләр. Бөрешле урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, кошларга ничек тә булса ярдәм итү өчен, зур теләк белән "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә катнашырга карар кылдылар.
Балалар китапханәсе 1 нче, 3 нче, 7 нче мәктәпләрнең беренче сыйныф укучылары өчен Россия тыюлыклары һәм милли парклары көненә багышланган “Тыюлыклар эше” дигән телдән журнал әзерләде һәм үткәрде.
27 гыйнварда Бәзәкә авыл җирлегендә гражданнар җыены уздырдылар
Бу хакта район җитәкчесе Радмир Беляев үзенең Instagram аккаунтында хәбәр итте.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә еш кына гражданнар бүләк итеп бирелгән карталардан яки сертификатлардан файдалана алмаса, нишләргә, дигән сораулар белән мөрәҗәгать итә: әгәр кибеттә тиешле товар табылмаса, карта яки сертификатның гамәлдә булу вакыты чыкса, картаны яки сертификатны тигез күләмдә акчага алыштырып буламы.