ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

28 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә автор-башкаручы Дмитрий Лахтин белән «Барысы да яхшы булачак»дип исемләнгән әдәби - музыкаль очрашу узды.

1944 елның 27 гыйнвары-Россиянең Хәрби дан көне. Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне. Илнәт авыл китапханәсе "Блокада турында укыйбыз" исемле III Бөтенроссия  акциясенә кушылды, аны Т.А. Маврина исемендәге "Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе" оештырды.

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 78 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Балалар китапханәсендә «Блокада турында укыйбыз»  исемле Бөтенроссия акциясе кысаларында   1 нче мәктәпнең 5 «Б» сыйныф укучылары(укытучысы Власенкова Е.М.) өчен «Блокадалы Ленинград битләре буйлап» дигән хәтер сәгате үткәрелде.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2022 елда физик затларның керемнәрен декларацияләү һәм салымнан тотып калынган акчаны алу өлешендә физик затлар кеременә салым буенча законнардагы үзгәрешләр буенча вебинарга чакыра.

Татар Чаллысы авыл китапханәсе Т.А.Маврина исемендәге «Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе» тарафыннан оештырылган «Блокада турында укыйбыз " III Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акция Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының берсе-Ленинград блокадасына  һәм Россиянең Хәрби дан көненә – 1944 елда Ленинград блокадасын өзүгә багышланган.

Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбе укучылары белән берлектә 1944 елда Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган «Блокада турында укыйбыз» исемле III Бөтенроссия акциясендә катнашты. Акцияне оештуручы Т.А.Маврина исемендәге "Түбән Новгород дәүләт өлкә балалар китапханәсе".

Коронавирус инфекциясен өй шартларында профилактикалау  өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү кирәк

 2021 елның 29 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр Киров өлкәсе Уржум шәһәрендә Советлар Союзы Герое Л.И. Рокин истәлегенә багышланган 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Турнирда Можга, Киров, Уржум һәм Менделеевск шәһәрләреннән 5 команда катнашты.

28 гыйнвар көнне мәдәният сараеның тантаналар залында."Зирәк яшьләр" иҗат берләшмәсе, ветераннар һәм пенсионерлар катнашында Ленинград блокадасы чорында коточкыч сынауларга юлыккан кешеләрне искә алу чарасы узды.

30 гыйнвар көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Блокададан чыгу " исемле патриотик акциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International