ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы физик затларның транспорт чараларына мәҗбүри техник карауны гамәлдән чыгаруны тәкъдим итүче закон проектын өченче укылышта кабул итте.

​Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -25.-30° градуска кадәр төшәр дип көтелә. .

Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы А.С. Неверовның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Ташкент – икмәкле шәһәр» китабы битләре буйлап» дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.

Яңа ел-бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган тылсымлы бәйрәм. Без барыбыз да илебездә Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен беләбез һәм хөрмәт итәбез. Бу темага 7 нче һәм 11 нче номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Сокландыргыч дөнья, бу дөнья көмештән» дигән уен калейдоскобы багышланган иде.

Ел саен 15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - дөньяның барлык илләрендә дә яхшы танылган эчемлек, Һәр илдә үзенең яраткан чәй эчү ритуалы бар. Монай авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Калягина Л.И.һәм китапханәче Ахмедова Н. В. балалар белән чәй иленә сәяхәткә киттеләр.

Балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтә торган закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.

Яңа АГТКС Казанда, Түбән Камада, Әлки, Апас, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районнарында урнашкан.

2021 елның 23 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Кышкы каникуллар» дигән киң күләмле чара узачак.

Менделеевск районына эшлекле визит белән «Модерн Чиколата» («Modern Çıkolata») Төркия компаниясе делегациясе килде.

21 нче декабрь- кроссвордның туган көне. Песәй мәдәният йортында балалар өчен "Кроссвордта кунакта" дип исемләнгән уен үткәрелде. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International