2022 елның 4 мартында «Фаворит» ат спорт мәктәбендә Менделеевск муниципаль районында Халыкара хатын-кызлар көненә һәм спорт елына багышланган манежда йөрү буенча ярышлар узды. Манежда йөрү элементларын башкарган өчен иң югары баллны Король кушаматлы атта Штенникова Амелия җыйды, икенче урынны Калиф кушаматлы атта Кәшипов Ислам алды, өченче урынны Калиф кушаматлы атта Сидорова Ангелина алды.
4 мартта район җитәкчесе Радмир Беляев алгарышлы социаль -икътисадый үсеш территориясенең гамәлдәге резидентлары белән zoom-очрашу үткәрде.
Бездә эшкә Санкт-Петербург шәһәренең "Урбаника" территориаль планлаштыру институты керешәчәк.
4 март көнне ]үзәк китапханәдә яшь һәм кызыксынучан китап укучылар өчен «Химия безнең тормышыбызда»дип исемләнгән мәгълүмати – танып-белү сәгате үткәрелде.
Монай авыл китапханәчесе "Тургай" балалар бакчасы белән берлектә, Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган "Күп төрле мәчеләр" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде.
3 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья язучылар көненә Ижевка авыл китапханәсендә “Аларның сүзе гасырдан гасырга ” әдәби сәгате үткәрелде.
Район җитәкчесе Радмир Беляев катнашында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Лыкова Клавдия Ивановна вафат булды...
2022 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә томан (Казанда да);
- буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю (Казанда да), төнлә һәм көндез бозлавык көтелә;
- иртән һәм көндез секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил (Казанда да), көчле кар, юеш кар, кар көртләре.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре шәһәрнең 2 сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз сату фактларын ачыклады. «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында гражданнар тарафыннан билгеләнгән хокук бозулар буенча вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан контроль буенча чаралар үткәрелде. Шәхси эшмәкәрләр гамәлдәге законнарны карап, товар озату документларыннан һәм Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлмичә генә сыра һәм сыра эчемлекләрен саттылар. Барлыгы 100 литрдан артык алкогольле продукция законсыз әйләнештә булган.