ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга

Җәяүлеләрнең балалары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау-юл хәрәкәте иминлеге эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.  Еш кына җәяүлеләр юл-транспорт һәлакәтенә игътибарсызлык аркасында яки тиешле булмаган урында юл аркылы чыгу нәтиҗәсендә килеп чыга. Шулай итеп, Бүген Менделеевск районы «Юл хәрәкәте иминлеге»  профилактика бүлеге башлыгы 3 нче мәктәп яшь хәрәкәт инспекторлары белән берлектә " Яшь җәяүле игътибарлы бул!» дигән профилактик акция уздырдылар

3 март көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп укучыларына «Флора һәм фауна дөньясында»дигән экологик лото уйнарга тәкъдим ителде.

Халыкта: «Әлифба – зирәклеккә баскыч», - диләр. 4 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары үзләренең беренче, бик авыр белем баскычларын уздылар - алфавитның барлык хәрефләрен танып укырга өйрәнделәр. "Әлифба" - укучылар өйрәнә торган беренче китап. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Рәхмәт сиңа, беренче китабым минем " дип исемләнгән әдәби бәйрәм уздырдылар.

Татар китапханәсе, 7 мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән, “Вера Хәмидуллина китапларын укыйбыз” төбәкара акциясендә катнашты.

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 нче мәктәпнең 3 «Г» сыйныф укучылары өчен  (сыйныф җитәкчесе Крюкова Л.М.). «Борис Житков белән зоология бакчсында» дип исемләнгән әдәби мозаика үткәрделәр.

Тихоново авыл китапханәсендә «Белочка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Балаларга сугыш турында мультфильмнар аша  сөйлибез»дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.

Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында Абалач авыл китапханәсе чит ил әкиятләрен популярлаштыруга багышланган "Без дуслар белән әкиятләр юбилеена ашыгабыз" исемле республика акциясенә кушылды.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 март көнне  "Әнигә бүләк ясыйбыз" дигән  девиз астында Турай авыл мәдәният йортында төсле кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Россиянең көньягында аэропортлар эшен вакытлыча туктатып тору белән бәйле вәзгыять уңаеннан, Россия транспорт министрлыгы һәм роспотребнадзор оператив штабы игътибарны юнәлтә.

Роспотребнадзорга гражданнар мөрәҗәгатьләренең кибеттәге товар бәяcе бәя күрсәткечендә  күрсәтелгән бәядән артыграк булу турында вәзгыять туганда гамәлләр алгоритмы мәсьәләсе буенча  шактый өлеше килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International