ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

26 март көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.

26 март көнне Тойма мәдәният йортында "Онытылып барган гореф-гадәтләрне кабат яңарту" дигән фотокүргәзмә оештырылды. Барлык теләүчеләр үзләренең гаилә фотолары белән уртаклаштылар.

25 март көнне авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган  бәйрәм чарасы булып узды.

26 март көнне, театр көне алдыннан, Абалач мәдәният йортында "Кечкенә сәхнә"дип исемләнгән уен программасы булып узды. Балалар театр тарихы турында белделәр, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Спектакльдән башка нинди театр бит инде! Балалар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре импровизацияләнгән сәхнәдә катнаштылар. Программа ахырында, "Крокодил" уены белән актерлык осталыгы күнекмәләрен ныгыттылар.

"Күңелле кәеф" - шундый девиз астында 27 март көнне Енабердино авыл мәдәният йорты территориясендә балалар өчен спорт-уен программасы булып узды. Безнең чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Балалар күңелле эстафеталарда көч сынаштылар, зирәклек һәм җитезлек күрсәттеләр. Программага "Олимпия уты", "Иң тиз", "Иң төз"эстафеталары керде. Чара бик күңелле үтте. Командалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

26 март көнне Енабердино Мәдәният йортында шашка буенча "шашка дебюты"турниры булып узды. Егетләр чын көрәшләрдә көч сынаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чара күңелле  үтте. Шашка турниры лидерлары татлы призлар белән бүләкләнде.


25
март, 2022 ел
җомга

22 март көнне 14.00 сәгатьтә Турай авыл мәдәният йортында «Наркотиклар белән без бер юлда түгел " дип исемләнгән әңгәмә-презентация үткәрелде. Балалар «Наркотиклар һәм яшьләр» дигән презентация карадылар, Высоцкийның, Эдит Пиафның язмаларын тыңладылар.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

23 март көнне Иске Гришкин авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит"исемле Бөтенроссия наркотикларга каршы акция кысаларында иҗат коллективларында катнашучылар белән әңгәмә үткәрделәр.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

23 март көнне Монай авыл җирлегендә Бөтенроссия наркотикларга каршы "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит"  акциясе узды.

22 март көнне Тат.ар Чаллысы мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмәке тартуга каршы көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган  «Тәмәкене кәнфиткә алыштыр» дигән акция уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International