30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. 27 августта Татарстан Республикасы көне һәм Менделеевск шәһәренең 55 еллыгы алдыннан Песәй авыл китапханәсендә балалар өчен “Китап битләре буенча туган як турында" дигән экскурсия сәгате үткәрелде.
Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” социаль приюты балалары белән “Татарстан киңлекләрендә” дигән виртуаль сәяхәт оештырылды. Чара Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелде.
«Кукляндия» иҗади остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Песәй авыл китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен (тәрбияче Хәсәнянова Г.М.) «Без театрга барабыз» дигән танышу дәресе үткәрде.
Песәй авыл китапханәсе яшь китап укучылар өчен (тәрбияче Хәсәнянова Г.М.) "Россиянең төп символы" темасына багышланган әңгәмә үткәрде.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә хәрби дан көненә багышланган «Курск сугышы: 50 көн һәм төн» дип исемләнгән әңгәмә узды.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә Россия дәүләт флагы көненә багышланган «Россия флагы–безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды.
Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе флагы көненә багышланган «Безнең флаг – безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Алма спасы бездән башка узмый" дигән уен программасы уздырылды.
22 августта Россия Федерациясендә Россия дәүләт флагы көне билгеләп үтелә! Бу истәлекле вакыйгага балалар китапханәсе үзенең укучыларын "Данлы куәтле дәүләт символы астында!" дип исемләнгән әдәби-уен программасына чакырды.
Камай авыл китапханәчесе балалар бакчасы өчен “Россия флагы - безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән ватанпәрвәр сәгать үткәрде.