«Саулык» социаль ярдәм үзәгендә үзәк китапханә «Яулыкларда сихри чәчәк бәйләме» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
14 февраль -китап бүләк итү көне итеп билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Кешеләрнең китаплар бүләк итүе гадәти булмаган һәм бик мөһим бәйрәм. Тойма авыл китапханәсе Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китаплар бүләк итегез» дип исемләнгән Vl Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Иске Гришкин авыл китапханәсе галим-биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың тууына 125 ел тулу уңаеннан «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» исемле VI төбәкара акциясенә кушылды. Акцияне оештыручы-Красносулино районы үзәк китапханәсе
Турай авыл китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" исемле V Бөтенроссия акциясенә кушыла. Акцияне оештыручы - Талицк шәһәр округының "Китапханә-мәгълүмат үзәге" муниципаль казна учреждениесе.
Дмитрий Иванович Менделеевның туган көненә үзәк китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаҗәп Менделеев» дигән квиз-уен үткәрелде
Үзәк китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен Борис Леонидович Пастернакның туган көненә "Берсе бөтенесенә һәм һәркайсының үзенеке" дигән квиз-уен үткәрелде
5 февраль көнне Менделеевск районында игълан ителгән спорт елы кысаларында Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә «Сәламәт тәндә – сәламәт рух»дигән девиз астында сәламәтлек көне үткәрделәр.
«Китапларны яратып бүләк итегез» исемле бөтенроссия акциясе алдыннан, үзәк һәм балалар китапханәсендә Россия язучылары берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Петров фәннәр һәм сәнгать академиясе хәбәрчесе - Вера Петровна Хәмидуллина булды. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия язучылары берлегенең балалар әдәбияты комиссиясе рәисе. Билингваль әдәбият җитәкчесе - "Заманча авторлар - балаларга" нәшрият проекты җитәкчесе.
20-28 гыйнвар көннәрендә балалар китапханәсендә 7-нче һәм 11-нче номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Витаминкаларда кунакта» исемле уен программасы узды.
19 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр 1 нче һәм 3нче мәктәпләрнең дүртенче сыйныф укучылары (класс җитәкчеләре Бузаджи Г.Н., Мөхәммәдиева Т.В., Иванова Т.А., Аликбарова А.Р.) балалар китапханәсендә елның унике аенда да кунакта булдылар.