3 сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.
Камай авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре мәктәптә “Беслан бөтен дөнья өчен фаҗига” исемле хәтер сәгате уздырдылар. Ул көннәр турында мәгълүмат бирелде һәм презентация күрсәтелде.
Яшь армиячеләр, мәктәп укучылары, өлкәннәр Билгесез солдат һәйкәле янына җыелдылар.
Монаш авыл җирлегендә Район Башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева белән гражданнар җыены булып узды.
Татарстан көне уңаеннан Тихоново мәдәният йортында "Татарстан лентасы" акциясе балалар һәм өлкәннәр өчен патриотик стильдә үтте, викторина, конкурслар, төтенле дискотека программасы узды. Соңыннан балалар баллы бүләкләр алдылар.
Республика көне уңаеннан Тойгуҗа авылында Хәбир Ибраһимов пьесасы буенча «Кызыма килер йөз кеше» дигән хәйрия спектакле узды. Бу көнкүреш комедиясе ике гамәлдә.
29 август көнне Илнәт мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган "Дуслык такыясе" дип исемләнгән Татарстан халыклары фестивале булып узды.
3 сентябрь көнне Камай авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Яшьләр Тынычлык өчен" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Валерий Чершинцев белән берлектә авыл мәдәният йортында булды.