Татар Чаллысы авыл китапханәсе Т.А.Маврина исемендәге «Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе» тарафыннан оештырылган «Блокада турында укыйбыз " III Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акция Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының берсе-Ленинград блокадасына һәм Россиянең Хәрби дан көненә – 1944 елда Ленинград блокадасын өзүгә багышланган.
Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбе укучылары белән берлектә 1944 елда Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган «Блокада турында укыйбыз» исемле III Бөтенроссия акциясендә катнашты. Акцияне оештуручы Т.А.Маврина исемендәге "Түбән Новгород дәүләт өлкә балалар китапханәсе".
Коронавирус инфекциясен өй шартларында профилактикалау өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү кирәк
2021 елның 29 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр Киров өлкәсе Уржум шәһәрендә Советлар Союзы Герое Л.И. Рокин истәлегенә багышланган 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Турнирда Можга, Киров, Уржум һәм Менделеевск шәһәрләреннән 5 команда катнашты.
28 гыйнвар көнне мәдәният сараеның тантаналар залында."Зирәк яшьләр" иҗат берләшмәсе, ветераннар һәм пенсионерлар катнашында Ленинград блокадасы чорында коточкыч сынауларга юлыккан кешеләрне искә алу чарасы узды.
30 гыйнвар көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Блокададан чыгу " исемле патриотик акциясе узды.
30 гыйнвар көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кышын кошларны ашат" акциясе кысаларында узып баручыларга буклетлар тараттылар, агачларга кош азыгы белән җимлекләр элделәр.
28 гыйнварда Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында Ленинград блокадасы истәлегенә "Хәтер шәмен" кабыздылар, бу блокада вакытында шәһәрдә яшәүчеләрнең батырлыгы һәм какшамас ныклыгы символы иде.
Монаш авыл китапханәсе «Блокада икмәге» дип аталган хәтер акциясендә катнашты. Аның максаты – Ленинградның дошман камалышында калып 2 елдан артык үз тормышлары һәм якыннары өчен көрәшкән кешеләрен искә алу
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм “Кама таңнары” приюты педагоглары белән бергә “Рус теле һәм әдәбияты” исемле әдәби-экология кичә үткәрелде. Президентның мәдәни инициативалар фонды кысаларында эшли торган "Кызыл китап" битләре буенча интерактив уен оештырылды