ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

26 ноябрь көнне Песәй урта мәктәбе белән берлектә Ф.М. Достоевский тууына 200 ел тулуга багышланган "Достоевскийны укыйбыз" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде.

Тышкы дөнья куркынычлары безнең балаларны һәр адымда сагалый. Балаларны укытуны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк. Тихоново «Белочка» бакчасында күңел ачу-уен формасында күргәзмә мисаллар белән балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре элементлары белән таныштырдылар, светофор сигналларын билгеләү турында төшенчә бирделәр.

Тойгуҗа авылы китапханәсендә Россиядә Әниләр көне уңаеннан “Дөнья ямьле әни булганга” дип аталган аралашу сәгате үткәрелде.

Песәй авыл китапханәсендә "Әниемнең җылы кочагы"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Тойма авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә кошлар өчен җимлекләр ясау оештырдылар.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 ноябрь кичендә, 30 ноябрендә төнлә һәм көндез көньяктан секундына 10-15 метр тизлектә көчле җил көтелә, көчәйгәндә 17-22 метр, 30 ноябрьдә 02 сәгатьтән 18 сәгатьтә кадәр бик көчле җил, урыны белән 25 метрга кадәр.

2021 елның 27 ноябрендә «Батыр» спорт мәктәбендә, Әниләр көненә багышланган, гаилә командалары арасында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале кысаларында, «Без әни белән спорт белән дусбыз» дигән спорт бәйрәме узды. Ярышлар гаилә командалары арасында үткәрелде.

Песәй мәдәният йорты чын күңелдән барлык әниләрне бәйрәм белән котлады. Ә

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

Россиядә ел саен 25 ноябрьдә гармунчылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Сәйтәк авыл клубында мастер-класс ,тәҗрибә уртаклашу, истәлекләр кичәсе узды, анда Бәзәкә, Сәйтәк, Песәй, Монаш, Илнәт авылларыннан баянчылар һәм гармунчылар җыелды.

27 ноябрь-Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Енабердино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә "Без әни белән ничек охшаган "дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International