ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Халыклар дуслыгы йортында (С.Гассара ис. мәдәният сарае) ел саен үткәрелә торган «Географик диктант-2019» традицион акциясе узды, ул географик белемнәрен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

С.Гассарага ис. мәдәният йортында 100гә якын кеше - шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, аларның остазлары килде. Алар арасында зур өлешен яшь армиячеләр тәшкил итә. География буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләрне мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Фәнүзә Яковлева котлады.  Диктант координаторы Ижевка мәктәбе укытучысы Татьяна Алексеева шартлар белән таныштырды, тематик викторина үткәрде.

Һәр вариант катлаулылык дәрәҗәсе буенча аерылып торган ике өлешкә бүленгән 40 мәсьәләдән торды. «Географик ликбез» дип аталучы 10 мәсьәләнең беренче өлеше географиядән, икенче өлеше (30 мәсьәлә) образлы фикерләүне, системалы логика һәм эрудицияне куллануны таләп итте.

 


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Павел Петрович Бажов - искиткеч рус язучысы, халык риваятьләрен, Урал әкиятләрен талантлы эшкәртүче. 


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

24 нче октябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә башкорт шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан “Озын-озак балачак“ дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.

3 нче мәктәпнең 2 "А" сыйныфы укучылары өчен (җитәкчесе А. Р. Аликбарова) "Кеше хезмәте белән дан тота" - шундый исем астында балалар китапханәсе мәгълүмати-уен программасы үткәрде.

19 октябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында кызлар өчен «Көз гүзәле-2019» конкурс программасы булып узды.

18 октябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында Бөтендөнья Икмәк көне кысаларында икмәк-күмәч эшләнмәләре пешерү буенча «Икмәк - барысына да баш» дигән мастер-класс узды. 

2019 елның 20 октябрендә Ижевка авыл мәдәният йорты иҗат коллективы «Ижминводы»шифаханәсендә ял итүчеләр өчен үз осталыкларын күрсәтте. 

19 октябрь көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында "Кәбестә кичәсе" узды. Кәбестә белән конкурслар балаларда аерым уңыш казанды. 

18 нче октябрь көнне 2 нче урта мәктәптә икенче сыйныфта «Көз бәйрәме»чарасы узды. Аңа әзерлек барышында балалар һәм аларның әти-әниләре табигый материалдан композицияләр башкарганда чиксез иҗади фантазия күрсәттеләр. 

2019 елның 19 октябрендә Ижевка авыл мәдәният йортында балалар өчен Театр елы уңаеннан «Театрале» дип исемләнгән конкурс-күңел ачу программасы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International