ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

7 май көнне Мари Тәкәше авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булды. 


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

7 нче май көнне Бөек Җиңү бәйрәменең 73 еллыгын Песәй авылы  халкы бик  матур итеп бәйрәм итте. 

Камай авылы мәктәбендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акция уздырылды. Әлеге акциянең максаты –сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады.

ГБУК “Самара өлкә балалар китапханәсе” игълан иткән Халыкара “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акциягә 4 май көнне Бәзәкә авылы китапханәсе дә кушылды.

    5 май көнне Сәйтәк авыл клубында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына  багышланган “Сугыш урлаган балачак” исемле музыкаль - тематик бәйрәм  булды. 

Бөек Җиңү көне алдыннан «Георгий лентасы» акциясе уза. Әлеге акциягә Иске Гришкин авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм бакча балалары бергәләп кушылдылар.

  2 май көнне  Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре  “Ветеран янәшәдә яши”  исемле  акция уздырдылар. 


4
май, 2018 ел
җомга

4 май көнне, “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән Халыкара акция уза. Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова, 3нче урта мәктәпнең 5“А”, 5 “Б”  сыйныф укучылары белән бергә, әлеге акциягә кушылдылар. /Сыйныф җитәкчеләре Абдуллина Р.З., Сөнгатова Р.И./

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашып килгән көннәрдә Камай авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар китапханәгә экскурсиягә килделәр. Китапханәче Галимуллина Г.М. кечкенәләргә “Безнең бабайлар эзеннән” исемле батырлык сәгате тәкъдим итте.

   1нче май көнне Камай мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен  "Карга боткасы"  уздырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International