ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бөек шагыйрь Г. Тукайның туган көне уңаеннан башлангыч класс укучылары Бәзәкә китапханәсенә “Тукай кайта язлар белән” дигән әдәби бәйрәмгә җыелдылар.

24 апрель көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Г.Р. Хафизова  7нче бакчаның татар теле тәрбиячесе В.Р.Нуриева белән берлектә “Тукайны укып үсәбез” дигән әдәби кичәүткәрделәр.

“Җиңү язы” хор музыкасы фестивалендә Менделеевск ветераннар хоры беренче урынны алды. Алабугада  III Региональ “Җиңү язы” хор музыкасы фестивале Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде.

Бүген Менделеевск район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев  рәислегендә  предприятие, учреждение, оешмалар җитәкчеләренең киңәшмәсе узды. 

Район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә гражданнарны кабул итү атналыгы булды.


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе
Татар Тәкәше авылында яшәүче һәвәскәр бакчачылар, клубка җыелып, тәҗрибә уртаклаштылар.

22 нче апрельдә Тойгуҗа авылы мәдәният  йорты  хезмәткәрләре Җир көненә багышланган "Изге җир анабыз" дип аталган танып белү сәгате үткәрделәр. 


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

20 нче апрельдә  Тойгуҗа авылы китапханәсендә "Әкияттән гыйбрәт ал" исемле викторина  үткәрелде. Сорауларга җавап биргәндә балалар элек укыган әкиятләрне искә төшерделәр, әкиятнең дә нигезендә чынбарлык ятуын, ялкаулык, алдашу,явызлык эшләү кебек кайбер сыйфатларның начар булуын төшенделәр.

21нче апрельдә Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белəн берлектә бөек татар шагыйре Г. Тукайга багышланган «Шәм янганда» дип исемләнгән импровизация кичәсе уздырылды.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

20 апрельдə Тойма авылы китапханəсендə мəдəният хезмəткəрлəре һəм китапханəче белəн берлектə китапханə киче уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International