200 дән артык өченче буын кешеләре укуны яхшы тәмамлау турында сертификат алдылар
26 апрель конне сәгать 11дә Интернационалистлар бульварында митинг булды.
27 апрель көнне 12нче “Крепыш” бакчасы балалары Татар китапханәсе белән таныштылар.
26 апрель көнне Иске Гришкин авыл китапханәчесе Бармакова Г.И. «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячеләре Молчанова А.Р., Иванова Э.Г. белән берлектә «Безнең күңелләрдә син Тукай!» исемле әдәби сәяхәт үткәрделәр.
Бөек шагыйрь Г. Тукайның туган көнен быел да шигырь яратучы укучылар дулкынланып көтеп алды. Бу уңайдан, Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә шигырь бәйрәме уздырдылар.
25 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Хафизова һәм Земфира Шакирова “Өмет яры” халыкны социаль яклау үзәгендә “Картаямени соң йөрәк...” дип аталган музыкаль кичә үткәрделәр.
21 нче апрельдән 26 апрельгә кадәр Татарстанда “Музей язы-2018” акциясе булды.
26 апрель - Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны искә алу көне Шул уңайдан Сәйтәк авыл клубында мәгълүмәти сәгать узды.
Табигать яшәргән, яңарган вакытта без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри хәтерен барлаган көннәр бу.
26 нчы апрельдә Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. укучыларны “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби кунакханәгә чакырды.
1986 нчы елның 26 апреле кешелек тарихына иң куркыныч, иң хәтәр көннәрнең берсе булып кереп калды .Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык Җир шарын үлем сөременә төргән ул дәһшәтле көнне кешелек дөньясы онытам дисә дә оныта алмас иде. Күпме хәсрәт, газаплы үлем, ачы кайгы белән өтелгән ул апрель төне.
Тарих битләрендә кара мөһер калдырган мондый дәһшәтле көннәр турында күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар булу максатыннан Камай авылы китапханәсендә “Чернобыльнең мәңгелек кайтавазы ” исемле хәтер сәгате уздырылды.